Анда республиканың торак пунктларын төзекләндерү проектлары каралды.
Торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова, аерым алганда, башкаланың Башкортстан урманчылары һәм Ленин исемендәге паркларын яңарту буенча эшләр башкарылуын, шулай ук республика муниципалитетларында «Башкортстан ихаталары» программасын гамәлгә ашыру һәм Кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча бөтенрусия конкурсында җиңүче проектлар турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, «Башкортстан ихаталары» республика программасы кысаларында быел 33 муниципалитетта 143 ихата территориясен төзекләндерәчәкләр. Моннан тыш, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча 2024 елда Башкортстанда 123 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк.
Ә быел Кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча бөтенрусия конкурсында катнашу өчен Бәләбәй, Благовещен, Дүртөйле, Нефтекама, Октябрьский, Салават һәм Учалы шәһәрләрендә проектларны гамәлгә ашыруга заявкалар җибәрелде.
Киңәшмәдә катнашучылар гамәлгә ашырыла торган проектларны финанслау турында фикер алышты. Башкортстан Башлыгы шулай ук Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына төбәкнең Финанс министрлыгы белән берлектә 2025 елда республика тармак программаларын үтәү һәм аларны финанслау буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Фото: ksp-ufa.ru