Мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапкан: алар СВОда катнашучыларының туганнарына барып җиткәннәр.
Көн саен Башкортстанда яшәүчеләргә мошенниклар белән очрашырга туры килә, ә аларның алдау һәм акча алу ысуллары тагы да катлаулана бара. Шуны истә тоту мөһим: сез тәҗрибәле манипуляторлар белән эш итәсез, алар кешеләрнең хисләре һәм куркулары аша аларны үзләренә акча күчерергә мәҗбүр итә.
Бу юлы алар СВОда катнашучыларның туганнарына тотынган. Туганнары һәрвакыт яугирләр өчен борчыла, СВО зонасыннан мәгълүматны алар, аңлашыла торган сәбәпләр аркасында, сирәк ала, ә турыдан-туры элемтә еш кына бөтенләй юк. Бу фактны мошенниклар куллана. Алар хәрби хезмәткәрнең туганына ул Украина армиясендә әсирлектә дип хәбәр итә. Мондый мәгълүматны тикшерү авыр, ә оператив рәвештә эшләү мөмкин түгел.
Чынлыкта бернинди дә тоткынлык юк, ә мошенникларга сезнең туганыгызның СВО зонасында булуын белү җитә. Аннары корбанга басым ясала башлый, «әсирнең» гомеренә һәм сәламәтлегенә яныйлар, ә акчаны аларның исәбенә күчерү белән сугышчыны дәвалауны, яки аны бөтенләй азат итүне тәэмин итәргә вәгъдә итәләр. Ләкин акча күчерелгәннән соң, алар элемтәгә керүдән туктый.
Шулай ук акча күчерүдән тыш, мошенниклар законсыз гамәлләр башкаруны таләп итә ала, мәсәлән, хәрби комиссариатны яндыру, яки Русия армиясен, СВОны халык алдында дискредитацияләү. Бу гамәлләр мошенникларның Украина махсус хезмәтләре белән турыдан-туры бәйләнешен ассызыклый.
Телефоннан сөйләшкәндә мөмкин кадәр сак булырга кирәк, таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә тырышыгыз. Әгәр дә сез аларны алган булсагыз, шикле тәкъдимнәргә ышанмагыз, туганнарыгыз белән элемтәгә керегез һәм полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Олы яшьтәге туганнарыгызга акчаны билгесез кешеләргә тапшырмаска кирәклеген әйтегез.
Көн саен Башкортстан халкы мошенникларга 10-15 миллион сум акча күчерә.