Рузия Фәтхетдинова Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлап, табибә һөнәре алган.
«Мин – табибә. Бу хакта әйтүе бик дулкынландыра, шул ук вакытта куанычлы. Алга таба тагын да кызыклырак булачак, мин моңа ихлас ышанам», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Уңды Салават киленнән - тупылдап торган ул да тапты, дипломын да алды.
Алар тормыш иптәше Рөстәм белән Дамир исемле малай үстерә.
Фото: Рузия Фәтхетдинованың шәхси архивыннан.