Стәрлетамак полициясенә бер хатын-кыз акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Ачыкланганча, зыян күрүче танышу сайтында аралашканда аферист тозагына каба.
Алдашу корбаны явыз ниятле кеше белән Интернет аша хат алыша, һәм тегесе аның ышанычын яулый ала. Шуннан соң мошенник аңа тиз арада акча эшләргә тәкъдим итә, ләкин моның өчен инвестиция счетына акча салырга кирәк була. Алдауга ышанган хатын-кыз банкка бара, 2,6 млн сумнан артык кредит ала һәм аларга үзенең шәхси тупланмаларын - 350 мең сумны да өсти.
"Аферистлар үз корбаннары белән күбесенчә Интернетта элемтәгә керә. Алар анда документлар җибәрә, яки видеоэлемтә аша бәйләнешкә чыга. Кайбер очракларда алар хәтта хокук саклау органнары хезмәткәре формасын кия. Бу гамәлләр кайбер гражданнарны ышандырырга мөмкин, әмма болар барысы да ялган», — дип кисәттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Автор фотосы.