+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 июль 2024, 06:25

Бәйрәм яме йөзләрдә чагыла

Ямьле җәйләр җитү белән Благовар районында да авыл бәйрәмнәре башланды. Шунысы үзенчәлекле: заманына ярашлы, алар, хәзергечә әйтсәк, төрле форматта оештырыла. Кайсыдыр авылларда төбәк халкын җыйган күмәк чаралар истәлекле вакыйгага, дини йолаларга багышлана яисә сабантуйлар рәвешендә үткәрелә. Ә менә Яңа Абзан авылында туып-үскәннәрне “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме җыйды.

Бәйрәм яме йөзләрдә чагылаБәйрәм яме йөзләрдә чагыла
Бәйрәм яме йөзләрдә чагыла

70нче елларда илледән артык йорттан гына торган авыл хәзерге чорда тагын да бәләкәйләнде, ихаталары да азайды, әлбәттә. Әмма туган авыл үзенә тартмый буламы соң?! Бер урамда уйнап үскән, бер кое суын эчкән, аннары бәхет эзләп, бер үк юллар аша төрле төбәкләргә таралган авылдашларның туган якларга кайтып, яшьтәшләре белән күрешәсе килүе табигый. Илаһи куәткә ия авыл бәйрәме чит төбәкләрдә гомер кичерүчеләрне туган нигезгә тугры калганнар белән очраштырды. Соңыннан ачыклануынча, бәйрәмгә чит төбәкләрдән генә дә 300 авылдаш кайткан икән, чарада исә 500 тирәсе кеше катнашты.
Әйтергә кирәк, моның өчен алар, иң беренче чиратта, авыл тарихында якты бер истәлек булып калачак очрашуны оештырган авылдашларга, матур башлангычны тормышка ашыруга зур көч салган мәдәният хезмәткәрләре Тәслимә белән Равил Әхмәтшиннарга рәхмәтле. Бәйрәмнең урыны итеп шулай ук искиткеч матур төбәк – авылга терәлеп торган Имәнлек урманының иркен акланы сайланган. Шунысы әһәмиятле: авылның 120 елга якын тарихында беренче тапкыр халык катнашлыгындагы күмәк чарага район дәрәҗәсендәге кунаклар да килде. Атап әйткәндә, Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов, “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә катнашучыларны ихлас тәбрикләп, авылда яшәүчеләргә халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә игелекле эшләрендә уңышлар теләде. Чынлап та, мактауга лаек гамәл булды бу – үткән елда Яңа Абзан авылы зираты биләмәсе төзекләндерелеп, күркәм төс алган иде. Әйткәндәй, әлеге үрнәккә Иске Абзан, Чулпан авыллары халкы да кушылып, бу төбәкләрдә дә зиратлар төзекләндерелде.
— Республика җитәкчелеге тарафыннан район хакимияте башлыкларына халык белән ешрак аралашу, бәйләнешләрне ныгыту бурычы куелды, — диде Марат Азамат улы. — Соңгы чорда төбәкләрдә күп кенә күмәк чаралар үтте, авыл бәйрәмнәре арытаба да дәвам итәчәк. СВОда катнашучылар, аларның гаиләләре белән очрашулар үткәрү дә матур гадәткә әверелде.
Очрактан файдаланып, район хакимияте башлыгы СВОдан кыска вакытлы ялга кайткан “Урал” позывнойлы яугир белән җанлы аралашты. Моннан тыш, Благовар районы җитәкчесе авылда актив тормыш алып баручы, төбәкне төзекләндерүдә катнашучыларның зур төркеменә бүләкләр тапшырды.
Яңа Абзан авылында уңган, эш сөючән халык яши. Әлеге сыйфат хәзерге чорда да үзгәрми. Шуңа бәйле, авыл бәйрәмендә хезмәт ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелүе аңлашыла. Яңа Абзанның иң өлкән кешесе, 1928 елда туган Әгъләм Фәйзуллин хезмәткә яраклы барлык гомерен “Октябрь” колхозында эшләп үткәрде, район күләмендә алдынгы терлекче буларак дан казанды. Карам Гыйрфанов белән Зәки Латыйпов исә оста механизаторлар буларак танылу алды. Кадер-хөрмәт йөзеннән аларга Күчәрбай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Фәрхетдинов махсус бүләкләр өләште.
Гомумән, җыр-моң тынмаган бәйрәмдә бүләкләнүчеләр күп булды. Төп номинацияләр булып “Гаилә елы”, патриотизм, сәламәт тормыш рәвеше, авылны төзекләндерү өлкәләре торды. Индира һәм Азат Сәмигуллиннар, Лида һәм Әхәт Гыйльмановлар, Зилә һәм Фәнзир Гәрәевлар, Лиза һәм Әсләм Фәйзуллиннар, Зөһрә һәм Рәзим Гыйльмановлар исеменә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
Авылның янә бер үрнәкле гаиләсе турында аерым әйтеп үтү сорала, ул — Айгөл һәм Динар Габдрахмановлар гаиләсе. Динар Тәлгать улы авылда бердәнбер крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе буларак, күп мәсьәләләрдә авылдашларының ныклы терәге дә булып санала. Атап әйткәндә, бәйрәмне үткәрүгә дә булдыклы фермер зур гына өлеш кертте. Моңа өстәп, Габдрахмановлар Яңа Абзанда “Кызыл таң” гәзитен озак еллар һәм даими алдыручы сыйфатында да яхшы билгеле. Шушы уңайдан бәйрәм бүләге итеп Динар Габдрахмановка “Кызыл таң”ның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бәйрәмне матди яктан тәэмин итүдә барча авылдашларның катнашуын да күрсәтү мөһим. Шуңа да бәйрәм табыннары мул булды. Әлеге күркәм чараның озак еллар халык күңелендә калып, очрашуның җылылыгы күңелләрдә сакланачагына шик юк. Очрашып-күрешеп, аралашып яшәү һәрчак матур гадәт, игелекле гамәл булып кала.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас