Җиде көндә ЦУРның мәгълүмат системалары республика халкыннан төрле мәсьәләләр буенча 5018 хәбәр теркәгән. Узган атнадагы белән чагыштырганда, аларның саны 176га арткан.
Һәрвакыттагыча, юллар беренче урында –─ 1343 хәбәр, 376га күбрәк. Иң күп шикаятьләр һәм тәкъдимнәр Уфа, Стәрлетамак һәм Белорет районы халкыннан килгән. Икенче урында төзекләндерү –─ 969, өченчедә ─ торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре –─ 914. Еш кына Уфа, Белорет, Иглин районнары, Стәрлетамак, Салават һәм Уфа халкы су булмауга зарланган.
Менә хәл ителгән берничә проблема. Нефтекама шәһәренең Юбилей проспектында 1нче йорт түбәсен ремонтлаганнар. Социаль челтәрләрдә проблема турында 26 гыйнварда урындагы хатын-кыз язган һәм чара күрүне сораган. Башкортстан ЦУРы хәбәрне теркәгән, шәһәр хакимияте хезмәткәрләре аны эшкә алган. Идарәче компания хезмәткәрләре урынга чыгып, йортның түбәсен кардан һәм боздан чистарткан. Шулай ук, участокны тикшереп, кирәкле эш күләмен билгеләгән һәм җылы көннәр килүен көткән. Җәй башында белгечләр эшкә керешкән: 26 июньдә йорт түбәсе ремонтланган.
Октябрьский шәһәренең Кувыкин урамындагы медицина-санитар учреждениесенең фасады ремонтланган. Апрель ахырында цокольнең бер өлеше җимерелүенә шикаятьне социаль челтәрләрдә “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән. Октябрьский шәһәре хакимияте һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мөрәҗәгатьне контрольгә алганнар. Белгечләр фасадка күптән түгел генә ремонт ясалуын ачыклаган. Аның җимерелүе исә бинаны ремонтлаучы подрядчы оешманың сыйфатсыз эше турында сөйли. Аңа, фасадны гарантия буенча тергезүне таләп итеп, дәгъва хаты җибәргәннәр. Медсанчастьның баш табибы Сергей Иванов мәгълүматлары буенча, 25 июньгә оешма, җимерекләрне бетереп, бинаның цоколен тергезгән.
Мәләвездә ВЛКСМның 50 еллыгы һәм Бауман урамнары киселешендә җәяүлеләр кичүе ясаганнар: махсус тамгалар эшләп, юл билгеләре урнаштырганнар. Бу социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать язган кешеләрнең үтенече буенча эшләнгән. Мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР роботы тоткан, Мәләвез районы хакимияте эшкә алган. Башта җәяүлеләр кичүен төзекләндерү өчен Юл хәрәкәтен оештыру проектына үзгәрешләр кертелгән. Аннары аның шәһәр бюджетыннан хуплануын һәм финанслау килүен көткәннәр. Июньдә подрядчы оешма җәяүлеләр кичүе билгеләрен урнаштырган һәм юл билгеләре ясаган.
Октябрьский шәһәрендә социаль челтәрләрдәге шикаятьтән соң Кортунов урамындагы 4нче йорт яны территориясен тәртипкә китергәннәр. Мәсьәләне хәл итүгә Башкортстанның Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге идарәсе кушылган. 25 июньдә идарәче оешма хезмәткәрләре үләнне чапкан, йорт яны территориясендә тәртип урнаштырган.
Уфаның Дим районында Дагстан урамы, 16/1 адресы буенча чүп-чарны чыгарып, контейнер мәйданчыгының коймасын ремонтлаганнар: аны җил очырып алып киткән булган. Бу эш социаль челтәрләрдә хәбәр басылып чыкканнан соң башкарылган: комментарийны Башкортстанның ЦУРы системасы тоткан. Дим районы хакимияте мөрәҗәгатьне контрольгә алган һәм идарәче компания белән элемтәгә кергән. 19 июньдә төбәк операторы каты коммуналь калдыкларны алып киткән, ә идарәче компания белгечләре койманы ремонтлаган һәм аны элекке урынына урнаштырган.
Баймак районында Сибай –─ Күсәй юлы участогына комташ җәелгән. Анда чокырлар булуы турында 2022 ел ахырында социаль челтәрләрдә язган булганнар. Баймак районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Юлның бу участогының агач эшкәртүче шәхси предприятиегә караучы территория аша үтүен ачыклаганнар. Предприятие банкротлыкка чыккач, юлны карап-тоту туктатылган, аннары якындагы авылларда яшәүчеләрдән зарлы хатлар килә башлаган. Автомобиль юлын Мукасовка авыл Советы милкенә рәсмиләштерү җир участогы хуҗасының банкротлыгы процедурасы аркасында кыенлаша. Милекче белән мәсьәлә җайга салынгач, юлга комташ түшәлгән.