30 июньдә Уфаның Агыйдел елгасы буенда Русия яшьләре көнен бәйрәм итүгә 17 меңнән артык кеше килгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. “Минем бу кадәр яшьләрне күптән күргәнем юк иде. Барысының да йөзләре бәхетле елмаюдан балкый иде. Кичә анда Ишембай районына һәм “Патриот” паркына сәфәрдән соң бераз арыган килеш килдем, әмма бәйрәм атмосферасына чумгач, арыганлыкны кул белән сыпырып алгандай булды. Мин яшьләрнең энергетикасы белән туенып, канәгать булып кайтып киттем”, ─– диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы үз Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга шәһәр һәм районнарда яшьләр өчен үткәрелә торган чараларга анализ ясарга кушты һәм мондый бәйрәмнәрнең күбрәк булырга тиешлеген ассызыклады.
Төбәк җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата бер бюрократик нюансны бетерергә кушты. Ул хәбәрсез югалган, дип саналган сугышчыларның туганнары да шифаханә-курорт дәвалануыннан файдаланырга тиеш, дигән фикердә. “Әлегә хәбәрсез югалган сугышчыларның әти-әниләре өчен бу ярдәм чарасы мөмкин түгел, чөнки ул аның гаиләсенә махсус хәрби операциядә катнашучының язма белдерүе буенча гына бирелә ала. Әлеге норманы төзәтергә һәм хәбәрсез югалган сугышчыларның әти-әниләренә хәрби комиссариат белешмәсе буенча шифаханә-курорт дәвалавы мөмкинлеге бирергә кирәк. Юридик яктан бу мәсьәләне бүген үк хәл итү зарур”, –─ диде Радий Хәбиров. Әйткәндәй, бу ярдәм чарасыннан әлегә 3660 гаилә файдаланган.
Башкортстан Башлыгы республика шәһәрләре һәм районнары хакимияте башлыкларына “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалының социаль координаторларын атналык оператив киңәшмәләренә чакырырга кушты. “Социаль координаторның сезнең киңәшмәләрдә утыруы, шәһәр һәм районның нәрсә белән шөгыльләнүе турында мәгълүматлы булуы мөһим. Һәм алар сезгә яугирләрнең, аларның гаилә әгъзаларының проблемалары турында җиткерергә тиеш”, –─ дип белдерде Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларын туризмны үстерү буенча төрле федераль проектларда һәм грант конкурсларында активрак катнашырга чакырды. Үз чиратында, республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко быел туризмның өстенлекле юнәлешләрен үстерүгә Башкортстанның 166,2 миллион сум күләмендә бердәм федераль субсидия алуын билгеләп үтте. Җәлеп ителгән акчалар күләме буенча Башкортстан Русия буенча ─7нче һәм Идел буе федераль округында 3нче урынны били.
Сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев хәбәр итүенчә, Башкортстанда “Сөт кухнясы” продукциясен җитештерү өчен шәхси хуҗалыклардан һәм фермерлардан сатып алынган чимал файдаланыла башлаячак. Аның сүзләренчә, элек чимал сөт заводларыннан “ярымфабрикат” рәвешендә сатып алынган. Былтыр Югары Кыйгы авылы бүлекчәсендә модернизация үткәрелгән, бу эштә кайнамаган сөтне кулланырга мөмкинлек биргән. Шул рәвешле, яңа җиһазлар чималны турыдан-туры сөт җитештерүче авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, фермер һәм шәхси йорт хуҗалыкларыннан сатып алырга мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта барлыгы 23 төр продукция чыгарыла. Сөт продукцияләрен 25 меңгә якын бала бушлай ала. 2019 елда Башкортстан Башлыгы кушуы буенча тергезелгән “Сөт кухнясы” челтәре безнең республикада гына шундый күләмдә эшли.