+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 июль 2024, 08:40

Алтын Урдадан бүгенге көнгәчә

Чишмә районында Тура-хан мавзолее янында Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге ачылды. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Алтын Урдадан бүгенге көнгәчәАлтын Урдадан бүгенге көнгәчә
Алтын Урдадан бүгенге көнгәчә
- Бу зур фәнни проектның башы гына. Безнең комплекс Русиядә күчмә цивилизацияне өйрәнү буенча иң зур тарихи-мәдәни үзәккә әвереләчәк. Борынгы заманнарда безнең ата-бабаларыбыз күчмә халык булганнар һәм Евразиянең зур территориясендә яшәгән күчмә кабиләләрнең зур берләшмәсенә кергәннәр. Бүген безнең илдә күчмә цивилизацияләрнең варислары яшәгән иң зур территория бар. Хөсәенбәк, Тура-хан, кече Кәшәнә урта гасыр мавзолейлары, Шүлгәнташ кебек үк, борынгыдан ук җәлеп итү һәм хаҗ кылу урыны булган.

Бу территория Алтын Урда чорыннан бирле борынгы күчмә цивилизация үзәкләренең берсе булган. Биредә Идел буе Болгарыннан һәм Кама елгасының өске агымыннан Урта Азиягә һәм Себергә илтүче сәүдә юлларына тукталышлар урнашкан. Нәкъ менә бу территорияләр башкорт этносын туплау үзәкләренә әверелгән. Безнең комплекс идеясенә күчмә халыкларның даими хәрәкәте концепциясе салынган. Чиксез дала киңлекләрендә хәрәкәт итеп, алар халыкларны берләштерүдә һәм Евразия киңлекләрендә җир җыюда аерым тарихи роль башкарганнар.

Бүген мин Урыс Православие Чиркәвенең нәшрият Советы Рәисе, Калуга һәм Боровск митрополиты Климентка славян язуының иң борынгы һәйкәлләренең берсе булган Остромир Инҗиленең күчермәсен тапшырганы өчен аерым рәхмәт сүзләрен әйтергә телим. Китап музейның беренче экспонатларының берсе булачак.

Моннан тыш, узган елда Уфага Госман Изге Коръәненең кулъязма күчермәсе - Ташкентта Коръән музеенда сакланган китапның бердәнбер алтын күчермәсе кайтты. Госман Коръәне VII гасырга караган Изге Коръәннең иң борынгы алты күчермәсенең берсе.

Ә Евразия күчмә цивилизацияләр музеенда булачак галерея өчен нәфис картиналар сериясе әзерләнгән. Нәкъ менә монда без туристларны һәм республика кунакларын җәлеп итү үзәген булдырырга телибез. Гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне тулысынча ачарга тырышырбыз. Биредә башкорт атының үзәге, мәгърифәтчелек мәдәни объектлары булачак. Башкортстанга рәхим итегез!" - диде чыгышында Радий Хәбиров.

Музей комплексы ачылу белән Башкортстан халкын Федерация Советы әгъзасы Лилия Гомәрова котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Евразия күчмә цивилизацияләр музее туристлар өчен җәлеп итү ноктасы булачак. Шулай ук Лилия Гомәрова Радий Хәбировка «Башкорт шәле» географик атамасына патент тапшырды.

«Тура-хан» визит-үзәге җәмәгать киңлеге функциясен үти һәм музей булып тормый. Тура-хан мавзолеена алып баручы 620 м озынлыктагы җәяүлеләр экосукмагын исәпкә алмаганда, объектның мәйданы 650 кв. м тәшкил итә.

Бинаның уң канатында музей әйберләренең репликаларын үз эченә алган мини-экспозиция урнаштырылган. Тура-хан мавзолееның кечерәк күчермәсе тәкъдим ителгән.

VII гасырда Ислам мәдәнияте барлыкка килү тарихы белән бәйле реликвияләрнең күчермәләре әйдәп баручы экспонатларның аерым комплексы булып тора.

Таш мавзолейлар барлыкка килү чорының тарихи контексты белән танышу максатында стендта XIII-XV гасырларда дәүләтләрнең чикләре һәм этносларның локализациясе күрсәтелгән дала Евразиясенең җентекле картасы тәкъдим ителгән. Карта Монгол империясенең зурлыгын бәяләргә һәм аның эчке территориаль–административ төзелешен аңларга мөмкинлек бирә.

Картага өстәмә булып Башкортстан территориясендә археологик тикшеренүләр барышында табылган Алтын Урда чоры археологик артефактларының репликалары хезмәт итә.

Визит-үзәк экспозициясенең шактый өлеше башкорт халкы тарихына багышланган. Аерым алганда, Әхмәт ибн Фадлан кулъязмасының төгәл күчермәләре тәкъдим ителгән

Ачык һава астында «Күчмә халык юлы» экспозициясенең кереш өлеше булып визит-үзәк бинасының фасадлары колонналары хезмәт итә, аларда төрки һәм монгол халыклары орнаментлары төшерелгән.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас