Статистика буенча, һәр икенче йорт янгын хәбәрчесе белән җиһазландырылган районнарда янгын вакытында үлем очраклары юк диярлек. Мини-сиреналар кешеләрне тиз арада янгын турында кисәтә һәм алар бинадан вакытында чыгып өлгерә ала.
Алдынгы тәҗрибә
Янгын хәбәрчеләрен Башкортстанда 2016 елда бушлай урнаштыра башладылар. Моның сәбәбе 12 баланы корбан иткән берничә янгын булды. Хәзерге вакытта республикада яшәүче 1,5 миллионнан артык кеше йортларын мини-сиреналар белән җиһазландырган да инде. Бу кечкенә җайланмалар ярдәмендә меңнән артык кеше, шул исәптән 430 бала, коткарылган.
Мондый уңай тәҗрибә игътибарсыз калмаган. “Янгын хәбәрчесе – һәр йортка, һәр фатирга” дип аталучы республика проектын Стратегик башлангычлар агентлыгының “Дөрес карарлар кибете”нә керттеләр һәм хәзер аны Русиянең башка төбәкләрендә актив кулланалар.
Бу җиһаз нидән гыйбарәт?
Янгын хәбәрчесе ─ төтен чыкса, куркыныч турында ачы тавыш белән кисәтә торган махсус датчик. Сигнал көчле, шуңа күрә аны хуҗалар гына түгел, күршеләр дә ишетә ала. Автоном янгын хәбәрчеләрен кулланганда кеше корбаннары саны ─ 70, матди зыян 30 процентка диярлек кими дигән мәгълүматлар бар. Кешеләр үзләрен һәм милекләрен коткарырга өлгерә, вакытында янгын сүндерүчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Хәбәрче гади батарейкадан эшли. Заряды, гадәттә, ел-ел ярымга җитә, шуннан соң батарейканы мотлак алмаштырырга кирәк. Сиреналарның эшен янгынга каршы ведомство хезмәткәрләре күзәтә, профилактик рейдлар үткәрә. Ләкин җайланманы үзегез дә тикшерергә онытмагыз. Хәбәрче төзек һәм дежур режимда эшләгәндә аның өстендә кызыл индикатор җемелди. Аны түшәмгә ике винт ярдәмендә яки, әгәр өйдә тарттырылган түшәмнәр булса, стенаның өске өлешенә беркетәләр.
Телефонга тоташтырылган сирена
Янгын хәбәрчесе куркыныч турында көчле тавыш белән кисәтә. Ләкин ишетү сәләте бозылган кешеләргә, инвалидларга нәрсә эшләргә? Алар сигнализацияне ишетә һәм чара күрә алмый. Махсус алар өчен республикада GSM-модульле янгын хәбәрчеләре урнаштырачаклар. Ул бөтен тирә-якка кычкыру белән генә чикләнми, ә автоматик рәвештә смс җибәрә яисә программалаштырылган телефон номерларына шалтырата.
Радий Хәбиров,
Башкортстан Республикасы Башлыгы:
─– Әле без тавыш сигналы булган янгын хәбәрчеләрен генә урнаштырабыз. Һәм мобиль булмаган кеше куркыныч янаганда үзен коткара алмаска да мөмкин. Шуңа күрә хәзер без GSM-модульле хәбәрчеләрне урнаштырачакбыз, ул шунда ук дүрт адреска – туганнарга, ашыгыч хезмәтләргә, опека органнарына, авыл Советына сигнал җибәрәчәк. Шул чакта кешене коткарып булачак.
Әлегә мондый хәбәрчеләрне урнаштыру пилот проекты буларак үткәрелә. Аны Благовещен, Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында сынаячаклар. Шулай ук, пилот проектына Тәтешле районын да кертү мәсьәләсе карала. Әгәр дә тәҗрибә уңышлы булса, аны барлык төбәкләрдә дә гамәлгә кертәчәкләр.
─ Дүрт районда мондый приборларга мохтаҗларның гомум саны ─ 1347 кеше, ─ ди төбәк Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов. ─ Сим-карта урнаштыруны исәпкә алып, бер хәбәрченең якынча бәясе ─ 6,5 мең сум тирәсе.
Сак булыгыз, мошенниклар!
Берәүләр кешеләргә бәла-казага тарымаска ярдәм итәр өчен барлык көчен куйган арада икенчеләр бу эштән файдаланып калырга тырыша. Мошенниклар, имеш, янгынга каршы хезмәт белгечләре булып, йортларга, еш кына ялгыз пенсионерларга, килгән очраклар бар. Алар кешеләрне берничә мең сумга янгын хәбәрчесен сатып алырга күндерә, ә картлар ризалашмаса, аларны баш тарткан өчен зур штрафлар белән куркыта.
Онытмагыз: пенсионерлар автоном янгын хәбәрчеләрен бушлай алала! Шулай ук, аларны электр товарлары кибетеннән үзаллы сатып алырга мөмкин.
─ Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының түләүле хезмәтләр күрсәтмәвенә игътибарыгызны юнәлтәбез. Хезмәткәрләр янгын хәвефсезлеген тәэмин итү чараларын сату өчен өйдән-өйгә йөрми, дип кисәтәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә. ─ Чынлыкта, янгын хәбәрчесе уртача 500 сум тора. Сез аны үзегез махсус кибетләрдә дә, билгеле интернет-кибетләрдә дә сатып алаласыз.
Кемнәргә бушлай бирелә?
социаль хәвефле хәлдә булган гаиләләр;
аз керемле күпбалалы гаиләләр;
балалары туган гаиләләр (2019 елдан хәбәрчеләр яңа туган балалар өчен бүләк җыелмасы белән бергә тапшырыла);
55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләр;
җиде яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр;
“сугыш чоры балалары” ─ 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туганнар;
Бөек Ватан сугышы ветераннары;
Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирнең гаилә әгъзалары;
Бөек Ватан сугышы инвалидлары;
балигъ булмаган элекке концлагерь тоткыннары;
сугыш хәрәкәтләре ветераннары;
сугыш хәрәкәтләре инвалидлары;
коммерцияле булмаган бакчачылык яисә дача ширкәтләрендә яшәүчеләр;
шәхси йортларда яшәүче пенсионерлар;
урындагы хакимият тәкъдиме буенча янгын хәвефсезлеге дәрәҗәсен күтәрүгә мохтаҗ дип табылганнар.
Автоном янгын хәбәрчесен алу өчен урындагы хакимияткә мөрәҗәгать итәргә яисә эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр
8 (347) 272-00-24 телефоны буенча Янгыннарны кисәтү үзәгенә, яки centrppu@ppsrb.ru электрон почтасына гариза бирергә кирәк.