Лозанна һәм Женева университетлары нейрофизиологлары командасы үткәргән тикшеренүдә 50 яшьтән 91 яшькә кадәрге 751 кеше катнашкан. Анализлар күрсәтүенчә, ярлы яшәүче кешеләр, бу экспериментта баерак катнашучылар белән чагыштырганда, МРТ-фотоларда ак матдәнең кимү билгеләрен һәм когнитив тестларда иң начар нәтиҗәләрне күрсәткән.
Ак матдә баш миендә сигналлар тапшыруда төп роль уйный. Һәм аның хәле когнитив функцияләргә турыдан-туры тәэсир итә. Тикшеренүчеләр ачыклавынча, ярлылык ак матдәнең картаюын тизләтә. Чөнки аксоннарның тыгызлыгы (нерв импульсларын үткәрүче нерв күзәнәкләренең үсентеләре) һәм миелинизация (аларның саклагыч тышлыгы тараю) кими.
Бу ачыш баш миенең микроструктуралары торышы һәм аның аерым кешеләр өчен социаль-икътисади нәтиҗәләре арасындагы бәйләнешне өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклый.