сегезгә төшерәбез, шул ук көнне музейның визит-үзәге эшли башлады.
- Визит-үзәк - эшнең башы гына. Әмма бу чарага Монголия, Кытай Халык Республикасы, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, шулай ук Калмыкстан һәм Татарстан делегацияләре килүенә мин бик шат, – диде Радий Хәбиров, презентацияне ачып. - Бу үзәк беренче чиратта фән турында. Без инде дустанә илләргә алты фәнни экспедиция җибәрдек. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Без монда фәнни эзләнү мохитен булдырырга телибез. Бу өлкәннәргә дә, яшьләргә дә кызыклы булыр дип уйлыйм.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, музейны булдыру халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк.
- Икенче һәм иң мөһиме - халыклар дуслыгы. Төрле милләт вәкилләре монда бер-берсен хөрмәт итеп һәм иң яхшы хисләрен белдерергә җыелган. Мин экспедицияләребез булган дәүләтләрнең фәнни учреждениеләренә рәхмәт белдерәм. Һәр җирдә хезмәттәшләребезне зур җылылык һәм хөрмәт белән кабул иттеләр, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Өченчесе - ата-бабаларга, үз тарихыңа хөрмәт күрсәтү үзәге. Кеше үз ата-бабаларын онытканнан соң, зур әхлакый, рухи ярдәмсез кала. Дүртенчесе - мәхәббәт турында. Туган илгә, тарихка, туган якка мәхәббәт. Кешеләргә, фәнгә һәм барлык матурлыкка мәхәббәт.
Башкортстан Башлыгы Евразия күчмә цивилизацияләр музеен оештыручылар командасына рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
***
Күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану буенча республика фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин киләчәктә Евразия күчмә цивилизацияләр музее концепциясен тәкъдим итте. Бу ел ахырына кадәр музейның төп корпусының 20 мең кв. м мәйданлы соңгы эскиз проектын һәм төп архитектура карарларын әзерләү тәмамланачак. Бинага музей экспозициясе, картиналар галереясе, балалар уен мәйданчыклары, фонд саклагычлары һәм лабораторияләр, конференцияләр заллары, кафелар һәм рестораннар урнаштырылачак. Проектны тулысынча гамәлгә ашыруның беренчел вакыты - биш ел.
Алга таба Тура-хан мавзолеен, аңа якын урнашкан Евразия күчмә цивилизацияләр музее биналары комплексы белән бергә, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә тәкъдим итәргә планлаштыралар. Шуңа күрә музей объекты әлеге Халыкара оешма таләпләрен исәпкә алып проектлана.
Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко Евразия күчмә цивилизацияләр музее янында төзелүче "Башкорт аты" үзәге өстендә эшләү турында сөйләде. Бу күчеп йөрүчеләрнең борынгы кәсепләрен саклау һәм үстерү буенча уникаль мәйданчык булачак. Ул белем бирү функциясен дә үтәячәк. Моннан тыш, үзәк территориясендә сувенир кибетләре урнаштырырга, кунаклар өчен активлык оештырырга планлаштыралар.
«Красноусол» шифаханәсе генеральный директоры Рамил Бәдретдинов музей комплексы территориясе янында урнашачак «Кочевник» спа-шифаханәсе проектын тәкъдим итте.
Презентациядән соң Радий Хәбиров булачак шифаханәнең төзелеш урынын карады. Проект архитекторы Максат Сапаев сөйләвенчә, концепцияне эшләгәндә авторлар Башкортстанның табигать һәйкәлләренең матурлыгын күрсәтергә теләгән.