«Мин сезне бәбине үзегез тапкансыз дип торам. Э-э-эх, шундый яшь килеш кесарево ясаттыгызмы? Слабачка. Яраткан ирегезгә кесарево аша бәби табып бирергә оят булмадымы? Ярар, молодец, барыбер хезмәт инде. Уңышлар», – дип язган аңа социаль челтәрдә бер хатын.
«Мондый смслар белән мине үпкәләтергә телиләрме? Нигә язалар, аңламыйм.
Ә барысы да минем матур сөйләмәвемнән, мине карагач, аның косасы килүеннән башланган иде. Косасы килгәч, нигә минем сторисларны карарга? Пабликларда чыгасыз, ди ул миңа. Сторислар пабликларда чыкмыйлар дип беләм.
Димәк, минем яраткан ирем табибларга каршы төшәргә һәм миңа бәбине ничек табу дөресрәк булачагын хәл итәргә тиеш булган?» – дип язган аңа Алия.
Бала тапкан хатын "слабачка" буламы икән?! Моны үзе тудырмаган яисә эче тулы агу булган хатын гына яза аладыр. Бу очракта кемгә оят булырга тиештер әле...
Фото: Алия Карачуринаның шәхси архивыннан.