+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 июль 2024, 03:58

Дүрт ир газга агуланган

Чакмагыш районының Тайнаш авылы фермасында коточкыч фаҗига булган.

Дүрт ир газга агуланганДүрт ир газга агуланган
Дүрт ир газга агуланган

Тайнаш авылындагы фермада малларның су эчү урыны астында, ферманы су белән тәэмин итүнең техник узелы булган коеда эш алып барганда билгесез газ белән 4 ир агуланган. Аларны аңсыз хәлдә тапканнар.

Кызганычка каршы, берсен инде коткара алмаганнар, ул үлгән. Өчесе дәваханәгә озатылган, аларның хәле авыр һәм бик авыр дип бәяләнә.

Бер версия буенча, зыян күрүчеләр коеда җыелган газ белән агуланырга мөмкин.

Прокуратура тикшерү үткәрә. Башкортстан буенча Тикшерү комитеты да тикшерү башлады.

Фото: "Башинформ"

Дүрт ир газга агуланган
Дүрт ир газга агуланган
Дүрт ир газга агуланган
Автор:Резида Валитова
Читайте нас