+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 июль 2024, 06:40

Кушымта аша башкорт телен өйрәнергә мөмкин

Моның өчен төрле милләт телләрен өйрәтүче ”Туган тел” кушымтасында көненә биш минут шөгыльләнү дә җитә.

Кушымта аша башкорт телен өйрәнергә мөмкинКушымта аша башкорт телен өйрәнергә мөмкин
Кушымта аша башкорт телен өйрәнергә мөмкин

 

Проект “foundarium венчур” стартап-студиясенә нигез салучы Вахтанг Тужба һәм төрле милләтләрдән 50дән артык эксперт-лингвист, методист һәм психологтан торган команда тарафыннан булдырылган.

— Нигез итеп “Duolingo” кушымтасының сыналган моделе алынды, ул инде кулланучылар тарафыннан уңышлы кулланылган. Без велосипед уйлап тапмаска һәм телләрне өйрәнү өчен сыналган модель кулланырга булдык. Без аны төрле халыкларның телләренә яраклаштырдык һәм инде 10 тел буенча курслар чыгардык, - ди Вахтанг Тужба.

1000 кулланучы арасында үткәрелгән сораштыру буенча, «Туган тел» кушымтасы туган телне өйрәнүнең иң нәтиҗәле һәм кызыклы ысулы булып тора. Кыска аудио- һәм видеодәресләр, интерактив квестлар һәм биремнәр, тарих һәм традицияләр туган телне өйрәнү һәм үз халкыңның мәдәнияте турында кызыклы фактлар белү өчен җиңел һәм уңайлы.

«Туган тел» кушымтасында бүген Русия халыкларының 10нан артык телен өйрәнү мөмкинлеге бар, аңа 1000 интерактив дәрес һәм күнегүләр йөкләнгән. Аны 100 меңнән артык кеше куллана. IPhone һәм Android өчен версияләр бар (https://rodnoy.fun/).

— "Туган тел” — кыска дәресләр ярдәмендә туган телне һәм мәдәниятне өйрәнү өчен кушымта. Анда инде 20 башкорт теле дәресе бар, алар Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды хезмәткәрләре көче белән булдырылды. Кулланучылар аны интерактив форматта өйрәнә. Кушымта өчен сыйфатлы контент булдыруда ярдәм итәргә теләүчеләр булса, без һәрвакыт ярдәмгә шат, - дип билгели фонд директоры Гөлназ Йосыпова.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас