+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль , 17:55

Банк хезмәткәрләре коткарып калган

Уфада банк хезмәткәрләре, клиентларының мошенниклар йогынтысында булуына шикләнеп, полиция чакырткан.

Банк хезмәткәрләре коткарып калган
Банк хезмәткәрләре коткарып калган

Аңа кадәр бу ханым акчаларны «имин» счетка күчерергә кирәклегенә ышанып, тупланмаларның бер өлешен югалткан.

26 яшьлек хатынны полициягә банк хезмәткәрләре шалтыратканнан соң алып киләләр. Финанс белгечләре аларның клиенты мошенниклар белән элемтәдә дип шикләнә. Моңа кадәр ул 700 мең сумнан артык акчасын онлайн күчергән. Аннары ул Октябрь проспектында урнашкан банк бүлегенә кредит рәсмиләштерү өчен килгән булган. Тупланган акчаларны сарыф итүнең сәбәбе бөтенләй башка икәнен аңлап, финанс учреждениесе хезмәткәрләре полициягә хәбәр иткән.

Тикшерү барышында ханым аңа, имеш, кәрәзле компания хезмәткәрләре шалтыратып, абонентлык килешүенең гамәлдә булу вакыты тәмамлануын хәбәр иткәнен таный. Шуннан соң аның белән башка «белгечләр» элемтәгә керә һәм мошенникларның аның тупланмаларын үзләштерергә тырышуы турында хәбәр итә. Аңа акчаны «имин» счетка күчерү юлы белән коткарырга тәкъдим итәләр. Кыз операцияләрне онлайн башкарган. Аферистларның күрсәтмәләре буенча ул банкка кредит рәсмиләштерү өчен юл тота. Билгесез кешеләргә ышанып, шәһәр кызы 700 мең сумнан артык акча күчерергә өлгерә.

Полициягә шалтыраткан уяу банк хезмәткәрләре кызны киләчәктә уйламыйча эш итүдән саклап калырга ярдәм иткән. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Владислав Тарунов финанс учреждениесе хезмәткәрләре Денис Желновка һәм Любовь Шәйморатовага актив тормыш позициясе һәм гражданнарга карата мошенниклык гамәлләрен туктатуда ярдәм иткән өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: