Русия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән чара 10-30 июльдә «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында узачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, хәзерге Русия территориясендә яшәүче халыкларның һәрберсе бик күп төрле әкиятләр иҗат иткән.
- Ә әкияти тарихларны уйлап табу һәм сөйләү осталыгы борын-борыннан һөнәрчеләр яки аучылар осталыгы белән беррәттән бәяләнгән, - дип ассызыклый оештыручылар.
Актерлык яки әдәби юнәлештә үз талантларын бөтен Русиядән мәктәп укучылары күрсәтә ала. Моның өчен әкиятне өч номинациянең берсендә - «Русия халыклары әкиятләре», «Урыс язучылары әкиятләре», «Минем авторлык әкиятем» - укып видео яздырырга һәм «Культурадляшкольников.РФ» порталында шәхси кабинетта катнашу өчен гариза калдырырга кирәк.