+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль , 17:05

Студентлар үзләре проектлаган

10 июльдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа фән һәм технологияләр университетының Евразия санлы технологияләр үзәген (ЕЦЦТ) ачу тантанасында катнашты.

Студентлар үзләре проектлаган
Студентлар үзләре проектлаган
Яңа учреждение IT-продуктларны эшләү, апробацияләү һәм алга җибәрү, шулай ук бу өлкәдә белгечләр укытуда махсуслаша. Аның дизайн-проектын югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы белән бердәм концепциядә төзегәннәр.

- Барысын да безнең студентлар проектлаган. Үзләре өчен уңайлы итеп эшләделәр, – дип сөйләде УНиТ ректоры Вадим Захаров. - Мәсәлән, беренче катта ана һәм бала бүлмәсе, балаларның вакытлыча тору бүлмәсе, шулай ук кафе бар. Ә икенче катта уку һәм эш өчен, шул исәптән төркемнәрдә дә, урын бар.

Киләчәктә Евразия санлы технологияләр үзәге виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык индустриясен, компьютер уеннарын һәм проектларын үстерүгә ярдәм итәчәк. Шулай ук ЕЦЦТ эшенең төп юнәлешләренең берсе - гуманитар һәм техник юнәлешләр белгечләрен әзерләү, стажировка һәм эшкә урнаштыру.

– Мондый мөмкинлек төбәкнең ике алдынгы югары уку йортын-БашДУ һәм УДАТУны берләштерү хисабына барлыкка килде. Урта сроклы перспективада без яңа санлы продуктлар белән халыкара базарга чыгарга планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте үзәк директоры Андрей Воробьев.

Яшь белгечләр һәм студентлардан тыш, үзәктә УНиТның әйдәп баручы галимнәре һәм креатив индустрия өлкәсе вәкилләре, "Муха" анимация студиясе, "АйВиСистемз"., "Зорге Лаб"компанияләре эшли.

«Муха» студиясе директоры Артур Абдрахманов үзәк белгечләре ярдәмендә гамәлгә ашырылырга планлаштырылган кайбер проектлар турында сөйләде. Аерым алганда, сүз виртуаль чынбарлык технологияләре өлкәсендәге эшләнмәләр турында бара.

Республика җитәкчесе үзәк мөмкинлекләре белән танышты һәм анда урнашкан югары технологияле лабораторияләр коллективлары белән аралашты.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: