- Күпер авария хәлендә диярлек булган. Әгәр дә тиешле финанслау табылмаса һәм без эшкә тотынмасак, бистә күперсез калыр иде. Эшләрне тизләтү өчен без хәрәкәтнең ябылу датасын 24 июльгә кадәр дип карар иттек, - дип аңлатты Башкортстан башкаласы мэры.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, барлык подрядчылар куелган бурычларны төгәл һәм вакытында үти.
"Күпердә хәрәкәтне 24 июльгә ачу бурычы үтәләчәк. Бездә 2025 елның февралендә тапшыру белән контракт төзелгән, әмма подряд оешмасы алдына 2024 ел ахырына кадәр барлык эшләрне башкару бурычы куелган», — дип билгеләп үтте Мәүлиев.
Уфа мэры мәгълүматлары буенча, шулай ук якын ай дәвамында Дим бистәсендәге беренче транспорт узелын файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Уфада Шакша күперен ремонтлау "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла. Кичә монда машиналар өчен чикләүләр кертелде. Эшләр вакытында күпер конструкцияләренең тирбәлүен булдырмас өчен хәрәкәт 15 көнгә — 24 июльдә 23 сәгатькә кадәр тулысынча ябылган, дип хәбәр итә Башинформ.
Фото: "Башинформ"