+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 июль 2024, 15:40

Яше дә, карты да тозакка каба...

Башкортстанда мошенниклар кешеләрне бер тәүлектә 6 миллион сумга алдаган.

Яше дә, карты да тозакка каба...Яше дә, карты да тозакка каба...
Яше дә, карты да тозакка каба...

Уфа полициясенә 23 яшьлек егет гариза белән мөрәҗәгать иткән. Яшь кешенең мәгълүматлары буенча, иртән аңа исемсез абоненттан мессенджерда хәбәр килгән. Чит кеше үзен "банк хезмәткәре" дип таныштырган һәм шалтыратырга тәкъдим иткән.

Телефоннан сөйләшү барышында билгесез кеше, аккаунтыгыз һәм клиент турында мәгълүмат куркыныч астында, дип белдерә, чөнки мошенниклар анда керә ала башлаган. Хәзер үк яшь кеше исеменә кредит алырга җыеналар, имеш. Акчаны саклап калу өчен аңа аны хәвефсез счетка күчерергә тәкъдим итәләр.

Ышанучан егет явыз ниятле кешеләр киңәшен тотып, аларга 1 млн 320 мең сум акча күчергән. Соңрак яшь кеше турыдан-туры банкка мөрәҗәгать иткән, анда аңа бернинди дә "утечка" булмавын әйтәләр. Шуннан соң ул мошенниклар белән элемтәгә кергәнен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Икенче очрак Стәрлетамактан 65 яшьлек пенсионер белән булган. 2023 елның августында хатынга билгесез номердан шалтырату килә. Чит кеше үзен "брокерлык компаниясе хезмәткәре" дип таныштыра һәм пенсионерга акча эшләү мөмкинлеге тәкъдим итә. Хатын-кызга бу идея ошый. Мошенник акчаны инвестиция портфеленә күчерүне сорый.

Берникадәр вакыттан соң пенсионерга шалтырату килә, әмма инде башка номердан. Телефонның икенче ягындагы кеше үзен "шул ук компаниянең белгече" дип таныштыра һәм хатын-кызның элекке инвестицияләре янган, чөнки ул компания банкротлыкка чыккан, дип белдерә. Бик озак сөйләшүдән соң, нәтиҗәдә, мошенниклар 1 млн сумнан артык акча урлаган. Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: бик сак һәм уяу булыгыз. Финанс операцияләрен бары тик банк бүлекчәләрендә генә башкарыгыз. Шикле тәкъдимнәргә ышанмагыз. Шундый хәлләр булганда, шунда ук туганнарыгыз белән элемтәгә керегез һәм полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Олы яшьтәге туганнарыгызга акчаны билгесез кешеләргә тапшырмаска кирәклеген әйтегез.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас