+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 июль 2024, 05:31

Алим Төхвәтуллин чит илгә киткән

Анда үз холкын күрсәтергә дә өлгергән.

Алим Төхвәтуллин чит илгә киткәнАлим Төхвәтуллин чит илгә киткән
Алим Төхвәтуллин чит илгә киткән

Алия белән Ришат Төхвәтуллиннар Алиянең әти-әнисе, Ришатның сеңлесе Айгөл һәм аның гаиләсе белән Төркиядә ял итә. Нәнәй белән картәтәй оныкларын карашырга да килгән, әмма Алимга бу план ошамаган.

«Бүген Айгөл белән кибеткә барып кайтмакчы идек. Әни Алимны карап торырга теләк белдерде. Алим шундый яхшы кәеф белән калган иде. Ләкин 15-20 минут уздымы-юкмы, әни: «Алим туктамый елый, тизрәк кайтыгыз», – дип язды. Аннан әти: «Каты елый», – дип язды. Аннары Ришат шалтыратырга тотынды.

Кайтсак, бала елап беткән. Әни сүзләренчә, бу хәл мин китү белән башланган. Бала инде барысын да аңлый, минем киткәнне сизә һәм үпкәли», – дип яза Алия социаль челтәрдә.

Фото: Алия Төхвәтуллинаның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас