+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 июль 2024, 07:20

Башкортстан ─– бүлекчәләр саны буенча илдә лидер

Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә илдә Русия почтасы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм Русия Президентының 1994 елның 16 маендагы указы белән билгеләнгән. Аны оештыру өчен сәбәп булып Мәскәү һәм Архангельск арасында Петр I указы буенча нигезләнгән беренче Русия Эчке почта линиясе булдырылуның 300 еллыгы тора.

Башкортстан ─– бүлекчәләр саны буенча илдә лидерБашкортстан ─– бүлекчәләр саны буенча илдә лидер
Башкортстан ─– бүлекчәләр саны буенча илдә лидер
Русия почта системасының тарихы мең елдан артык ─– аның нигезләре IX гасыр ахырында салынган. XV-XVI гасырларда почта станцияләре челтәре Русиянең бөтен территориясен колачлый. XIX гасырда Русиянең беренче почта маркалары һәм карточкалары барлыкка килә. 1874 елда Русия Бөтендөнья почта берлеген оештыручыларның берсе була.
1990 еллар башында хөкүмәт дәрәҗәсендә почта элемтәсен мөстәкыйль тармакка бүлү турында карар кабул ителә. 1996 елда Русия Элемтә министрлыгы Русия почтасының күпгасырлык тарихында беренче тапкыр кайбер почта хезмәтләренә дәүләт почта монополиясен бозарга карар итә, нәтиҗәдә, Русиядә коммерция почта компанияләре барлыкка килә.
 
2013 елның 29 мартында “Русия почтасы” Русия Федерациясенең стратегик предприятиеләре исемлегенә кертелә. 2018 елның июнендә “Русия почтасы”н үзгәртеп кору үзенчәлекләре турында закон кабул ителә, ул оешманы акционерлаштыруны күздә тота. Аның нигезендә 2019 елның 1 октябрендә “Русия почтасы” акционерлар җәмгыяте төзелде. Предприятие хәзер үз эченә бөтен ил буенча 38 мең бүлекчәне ала һәм илдәге иң зур хезмәт коллективларының берсен – 300 меңнән артык почта хезмәткәрен берләштерә.
 
Ел саен “Русия почтасы” 2,6 миллиардка якын хат һәм исәп-хисап кабул итә, 400 миллионга якын посылка эшкәртә. Ул Русиядә 20 миллионга якын абунәчегә хезмәт күрсәтә, аларга елына 500 миллионнан артык матбугат басмасы китерелә. “Русия почтасы” аша узган транзакцияләрнең (пенсияләр, түләүләр һәм күчерүләр) еллык күләме якынча 2,6 триллион сум тәшкил итә.
 
2022 елда оешма бүлекчәләрдән посылкаларны ашыгыч җибәрү эшен башлап җибәрде. Хәзер курьер посылканы 15-90 минут эчендә китерә. Сервис Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә, Новосибирскида, Екатеринбургта, Казанда, Түбән Новгородта, Чиләбедә, Красноярскида, Самарада, Уфада, Дондагы Ростовта, Омскида, Краснодарда, Воронежда, Пермьдә, Волгоградта эшли.
 
Почта авылларда 1195 бүлекчәне модернизацияләде һәм аларда яңа хезмәтләр эшли башлады. Мәсәлән, анда хәзер даруларга заказ бирергә, дәүләт хезмәтләрен алырга һәм сәламәтлек күрсәткечләрен бушлай үлчәргә мөмкин. Почта, шулай ук, Русиядә иң зур биш почтамат челтәренең берсен төзегән. 2022 елда компания 2,5 мең җайланма тоташтырган. Үз челтәрендә хәзер биш меңгә якын почтамат исәпләнә, ә партнерларныкы белән бергә ─ 7,5 мең. Компания автоном почтаматларны сынап карый башлаган, аларны торак йортларның подъездларында һәм хәтта урамда урнаштырырга мөмкин.
 
2022 елдан “Русия почтасы” 75 шәһәрдә маркетплейс сатучыларга сәүдә мәйданчыклары складларына товарлар китерү буенча хезмәт күрсәтә.
Башкортстан почта пунктлары саны буенча илдә лидер булып тора. Узган елда Президент Владимир Путин кушуы буенча “Русия почтасы” республикада 22 муниципаль райондагы 35 авыл бүлекчәсен ремонтлады. Бу төбәктәге 100 000 авыл кешесенә хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрде. Быел компания яңарыш программасын дәвам итә.
 
“Башкортстан –─ төбәк почта бүлекчәләре саны буенча илдә лидер, шул ук вакытта аларның 80 проценттан артыгы авыл җирлегендә урнашкан. Без почтальоннарның төпкел торак пунктлардагы эшенең әһәмиятен аңлыйбыз. Һәм почта челтәрен алга таба яңарту, күрсәтелүче хезмәтләр исемлеген киңәйтү һәм почта хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Республика Хөкүмәтенә һәм шәхсән Башкортстан Башлыгына почта һәм аның хезмәткәрләренә актив ярдәм күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә”, – дигән иде, февральдә республикага килгәч, “Русия почтасы” генеральный директоры Михаил Волков.
 
Республика Башлыгы Радий Хәбиров авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасының Башкортстан өчен зур әһәмияткә ия булуын һәрдаим билгели. “Башкортстан халкының өчтән бер өлеше авылда яши, анда почта мөһим социаль, күпфункцияле үзәк булып тора, шул исәптән биредә дәүләт хезмәтләрен дә алырга мөмкин, – диде ул. ─– Безнең республикада почта бүлекчәләре саны – 1280. Әлбәттә, үз авырлыклары, кадрлар проблемалары да бар. Бу мәсьәләләр турында Русия почтасы командасы белән аралашып торабыз”.

 


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас