+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 июль 2024, 06:50

Ике фатирын саткан, кредит һәм бурычка алган...

Ни өчен? Аферистларга 10 миллион сум күчерү максаты белән. Ничек мошенниклар корбаны булмаска?

Ике фатирын саткан, кредит һәм бурычка алган...Ике фатирын саткан, кредит һәм бурычка алган...
Ике фатирын саткан, кредит һәм бурычка алган...

Кичә Уфаның 7нче полиция бүлегенә 1982 елда туган бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Май уртасында аңа билгесез кешеләр шалтырата. Алар үзләрен ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштыра.

Хатынның акчаларын һәм мөлкәтен фатир рәвешендә саклау сылтавы белән аферистлар эшкуарны үз милкендә булган ике торак мәйданны сатарга, аннары 3,7 миллион сумнан артык кредит алырга, шулай ук танышларыннан бурычка алган тагын 600 000 сумны күчерергә күндерәләр.

Бу акчаны хатын-кыз банкоматлар аша аферистларның счетларына күчерә, аларны саклау максатыннан хәвефсез счетка куям дип саный.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: беркайчан да билгесез кешеләрнең таләпләре буенча акча күчермәгез! Әгәр сезгә хокук саклау органнары яки башка оешма хезмәткәре шалтыратып, сезнең акчагыз яки мөлкәтегез белән эш итүне таләп итсә, шунда ук трубканы куегыз һәм бу хакта полициягә хәбәр итегез!

Фото: “artshots.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас