Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, аларның ата-аналары Русиядә легаль яшәми.
Тәне имгәнгән 14 яшьлек малайны дәвааханәгә китерәләр, аннан бу турыда полициягә хәбәр итәләр. Урынга полиция хезмәткәрләре бара. Баланың Ленин районындагы өйдә имгәтелүе ачыклана.
«Бу фатирда балигъ булмаган яшьтәге 16 бала була. Аларның ата-анасы Русиядә миграция законнарын бозып яши. Бинада балаларга карата тыелган тәрбия чаралары кулланганнар. Хәзер балигъ булмаган балаларны социаль учреждениеләргә урнаштырдылар», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.
Хәзер тикшерү эшләре бара. Җинаять эше ачылган.
Тикшерү версиясе буенча, арендага алынган өйдә 4тән 16 яшькә кадәр 16 баланы озак вакыт дәвамында тоталар. Аларның бер өлеше – Таҗикстан гражданнары. Биредә балаларга карата системалы рәвештә законсыз тәрбия ысулларын кулланалар, шул исәптән вәхшиләрчә. Балаларны кыйныйлар, мәсхәрәлиләр. Үсмерләрнең берсе кача һәм, якындагы кибеткә кереп, ярдәм сорый. Ике «тәрбияче» - мигрантны тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.
Биредәге телеграм-каналлар белешмәсе буенча, балаларны Миловкадагы фатирда тапканнар. «Тәрбиячеләр» – Таҗикстаннан 2 мигрант – балаларга радикаль фикерләр өйрәтә, резина таяклар белән кыйный, тәннәренә кыздырылган тимер басалар.
Фото: "Башинформ"