Төбәк җитәкчесе учалылыларны бәйрәм белән котлады һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
– Учалыга һәрвакыт зур рәхәтлек белән киләм - матур һәм тәртипле шәһәр, эшче шәһәр. Монда бик тырыш кешеләр яши. Барлык учалылыларга сезнең хезмәтегез, шундый искиткеч булуыгыз өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен белдерәм, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Ир-егетләре махсус хәрби операциядә катнашкан барлык гаиләләргә рәхмәт әйтәм һәм баш иям. Егетләребез һәлак булган гаиләләрнең кайгысын уртаклашам. Без һәрвакыт Башкортстан улларын истә тотачакбыз һәм хөрмәтләячәкбез.
Республика Башлыгы Учалы тау-баектыру комбинатының Башкортстан икътисады үсешенә, шәһәрнең барлыкка килүенә һәм төзекләндерүгә керткән өлешен билгеләп үтте.
- Бүген без Учалы комбинатының - федераль һәм республика әһәмиятендәге мөһим предприятиенең 70 еллыгын бәйрәм итәбез. Без аның үсүенә, биредә эшчеләргә хөрмәт белән карауларына шатланабыз, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Комбинат ветераннарына рәхмәт - сез безгә матур шәһәр, искиткеч предприятие һәм, иң мөһиме, дөрес тормыш күренешен бирдегез. Сезнең үрнәгегез безнең өчен бик мөһим.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова якташларына котлауларын җиткерде. Ул комбинат коллективына Русия Федерациясе Советы Рәисе Валентина Матвиенконың рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/180781.html