Республикада танылган режиссер һәм креатор Рөстәм Атнабаевның «ТЕЛЕШКО» медиамәктәбе командасы «ЭЙЕ» дигән яңгырашлы исемле блогерлар командасына 13-17 яшьлек үсмерләрне җыюны игълан итте.
Тренинглар 9 ай дәвамында «ТЕЛЕШКО» медиамәктәбенең уку программалары буенча узачак. Проектта катнашучыларны сыйфатлы контент булдыру, шәхси бренд төзү һәм авторлык медиа проектлары булдыру буенча күп кенә файдалы практикумнар һәм мастер-класслар көтә. Аерым алганда, "Видеоблог режиссурасы", "Кадрда эшләү", "Сөйләм техникасы", "Монтаж режиссурасы", "Актерлык осталыгы".
Уку - бушлай, беренче дәресләр август аенда башланачак. "ЭЙЕ" блогерлары командасына керү өчен кастинг-анкетаны ЭЙЕ. РФ сайтында тутырырга кирәк.
Өстәмә мәгълүмат проектның рәсми битендә урнаштырылган: [leech=https://vk.com/aieufa]https://vk.com/aieufa[/leech]
Проект Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды тарафыннан бүленгән акчага гамәлгә ашырыла.
Фото: vk.com/fest_ufa