«Аттика» компанияләр төркеме Нефтекама территориясендә ике эре проектны гамәлгә ашыра. Инвестицион башлангычларны 2021 елда муниципаль «Эшкуарлык сәгате»ндә хупладылар. Ә инде шул ук елның августында "Аттика" төркеме "Нефтекама" алгарышлы үсеш территориясендә резидент статусына ия булды.
2021 елның августында Башкортстан Башлыгы Нефтекама территориясендә «Аттика-Уфа» компаниясенең җитештерү-склад комплексы төзелешенә беренче кирпеч салу тантанасында катнашты. Проектка 308 миллион сум инвестицияләгәннәр һәм 19 эш урыны булдырганнар.
– Өч ел элек без предприятиенең беренче кирпечен салу тантанасында катнаштык. Ә бүген биредә бик кирәкле продукция җитештерәләр. Без беренче нәтиҗәләрне күрәбез, бу - «НефАЗ» автобусларын буяу өчен нигез, - диде Радий Хәбиров.
Алга таба Радий Хәбиров Бөре медицина-фармацевтика колледжы филиалында булды. Башкортстан Башлыгы заманча техника һәм мебель белән җиһазландырылган уку аудиторияләрен карады. Педагогик коллектив һәм студентлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров, филиал ачылу төньяк-көнбатыш район яшьләрен сыйфатлы белем белән тәэмин итәргә һәм аларның республикадан китүен киметергә мөмкинлек бирүе хакында ассызыклады.
Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы Нефтекама шәһәр хастаханәсенең офтальмология бүлегендә булды. Биредә төбәк җитәкчесе башлангычы белән заманча җиһазландырылган Районара офтальмология үзәге булдырылды. Бу шәһәр һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләргә Башкортстаннан читкә чыкмыйча гына сыйфатлы медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.
- Колледжның филиалы - бик яхшы, ул әле бик яшь. Яңа уку елыннан биредә 250 кеше укый башлаячак. Аларның күбесе республикабызның сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләячәк. Планда шулай ук Хәйбулла районының Акъяр авылында филиал ачу, анда да урта медицина звеносы белгечләрен әзерләү, – дип сөйләде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Офтальмология үзәге - шул ук разрядтан. Безнең өлкән яшьтәге кешеләр мондый ярдәмне элек туган республикаларыннан ала алмады, аларга Удмуртиягә йөрергә туры килде, ә көньяк районнардан – Ырынбурга. Хәзер халкыбызны дәвалау һәм медицина белгечләренең Башкортстанның чик буе районнарында уңайлы эшләве өчен шартлар булдырыла.
Фото: glavarb.ru