+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль , 14:23

Изгелек эшләргә беркайчан да соң түгел!

«Русия - спорт державасы» ХII Халыкара форумын оештыру һәм уздыру өчен волонтерлар җыю кампаниясе ачылды. Шартлары нинди? Кемнәрне кабул итәләр?

Изгелек эшләргә беркайчан да соң түгел!
Изгелек эшләргә беркайчан да соң түгел!

Форум 17-19 октябрьдә Уфада узачак һәм 6 мәйданчыкта 5 000нән артык катнашучыны берләштерәчәк, ә форумның волонтерлар корпусына 500 кеше керәчәк.

Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров билгеләп үткәнчә, волонтерлар өчен укулар үткәреләчәк, анда алар беренче булып форум программасы белән танышачак, шәхси һәм функциональ компетенцияләр буенча тренинглар узачак, шулай ук текә экипировка һәм онытылмас тәэсирләр алачак.

Волонтерлар корпусына теркәлү 23 августка кадәр Добро.РФ платформасында сылтама буенча ачык.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: