+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль , 13:40

Белорет районында Корылтайфест узды

“Соңгы елларда башкорт яшләрен берләштерүче, рухны үстерүче чараларга җитди игътибар бүленә. Бу җәһәттән аеруча район һәм шәһәр корылтайларының актив эшчәнлеген булдыру кирәк. Шушы көннәрдә Белорет районы-шәһәре башкортлары корылтае башлангычы белән беренче тапкыр Корылтайфест оештырылды.

Белорет районында Корылтайфест узды
Белорет районында Корылтайфест узды

Тән һәм җан сәләмәтлеген, дөрес яшәү рәвешен пропагандалау, башкорт җәмәгать оешмалары арасында дуслык, бердәмлек һәм үзара хезмәттәшлек булдыру кебек максатларны күзаллаган чарада Белорет, Бөрҗән районнары, Межгорье шәһәре башкортлары корылтайлары, районның Ирләр коры, Инҗәр авыл хатын-кыз советы командалары катнашты.

Якын-тирә район-шәһәрләренең иң дәртле, рухлы, чәмле яшләре "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын белән танышып, үз көчләрен, мөмкинлекләрен сынады. Биш хатын-кыз һәм биш ир-егеттән торган командалар ярышты. Аларны район-шәһәрнең актив җәмәгать эшкуарлары - Гөлнара Мөрсәлимова, Гөлнара Зекрина, Динә Әделморзина, Наил Хәмзин, Лилия Сибагатова, Дим Йомагужин бәяләде. Ярышлар барышында командаларның җитди әзерлеге, бердәмлеге сокландырды.

Нәтиҗәләр буенча, Инҗәр авыл хатын-кыз советының "Заман яшләре" командасы иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, беренче урынны яулады. Күчмә кубок тапшырылуы исә аларга киләсе чараны үткәрү бурычын йөкләтте.

Икенче урынны бөрҗәнлеләр яулады, өченче урынга шәһәр-район башкортлары королтаеның "Акбузат" командасы чыкты.

Корылтайфестның мәртәбәле кунаклар – Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты Юлдаш Йосыпов башкорт яшләрен тәбрикләп, һәммәсенә дә изге теләкләрен җиткерделәр.

Чараны оештырган һәм узгарган Белорет районы-шәһәре башкортлары корылтае рәисе Эльза Мөхәмәдиева, актив җәмәгать эшлеклесе Динә Әделморзина, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның яшьләр юнәлеше буенча баш белгече Ләйсән Рабаданов Башкортстан Спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде”, - дип яза Белорет районынынң “Урал” гәзите.

Фото: ural-rb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: