+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль , 08:10

Яшелчә-җимеш сатарга урын булды!

Октябрьскийда халык зарланганнан соң моның өчен махсус павильон ясап куйганнар.

Яшелчә-җимеш сатарга урын булды!
Яшелчә-җимеш сатарга урын булды!

Бер атнада ЦУРның мәгълүмат системалары республика халкыннан төрле мәсьәләләр буенча 5 721 хәбәр теркәгән. Узган атнадагы белән чагыштырганда, аларның саны 684кә кимегән.

Һәрвакыттагыча, күпчелеге юллар буенча – 1 547 хәбәр, узган атнадагы белән чагыштырганда, 101 комментарийга кимрәк. Иң күп мөрәҗәгатьләр юлларны ремонтлауга кагыла. Еш кына Уфа, Туймазы һәм Иглин районнары халкы зарлана.

Икенче урында─– төзекләндерү мәсьәләләре, 1048 хәбәр. Күпчелеге яшеллекләрне карап-тоту буенча килгән (234). Шулай ук, халык территорияләрне тәртипкә китерүне, урамнарда үлән чабуны, агач ботакларын кисүне сорый. Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 92 тапкыр язганнар.

Өченче урында – торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре. Уфа һәм Стәрлетамакта, шулай ук, Уфа, Белорет, Иглин районнарында су булмау буенча мөрәҗәгатьләр күп килгән.
Башкортстан халкын башка мәсьәләләр дә борчый: түләүләр вакыты һәм пособиеләр рәсмиләштерү тәртибе, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, ташламалы дарулар алу. Шакша күпере ябылу сәбәпле үзгәртелгән җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт схемаларын яңадан карап чыгуны сораучылар бар.

Менә хәл ителгән берничә мәсьәлә. Уфада Комсомол урамындагы 100нче йортның фасад плитәләрен ныгытканнар. Аларның коела башлавы турында март ахырында социаль челтәрләрдә урындагы кеше язган булган. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән, Башкортстанның Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге идарәсе контрольгә алган.

Дәүләт комитеты белгечләре йортны хезмәтләндерүче идарәче оешманы тикшергән. Нәтиҗәләр буенча, аңа Комсомол урамындагы 100нче йорт фасадының тышлык плитәләренең төзексезлеген бетерүне һәм халыкның иминлеген тәэмин итүне таләп итеп, күрсәтмә бирелгән. 15 июльдә идарәче компания эшләрнең тәмамлануы турында хәбәр иткән: фасад плитәләре ныгытылган.

Республиканың Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге идарәсе белән берлектә башкарылган тагын бер инцидент. Былтыр җәй бер ханым Иглин районының Иглин авылында Почта тыкрыгындагы 3нче йортның түбәсен ремонтлауны сорап мөрәҗәгать итә. Социаль челтәрләрдән комментарийны Республикага идарә итү үзәге роботы тоткан. Иглин районы хакимияте вакыйганы эшкә алган, әмма проблеманы хәл итү мәсьәләсе идарәче оешманың гамәлләре аркасында озакка сузылган. Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге идарәсе белгечләре тикшерү үткәргән һәм фатирларның берсендә түбәдән су агуны, шулай ук, түбәдәге шиферларның тишек булуын ачыклаган. Идарәче компаниягә түбәне ремонтларга күрсәтмә бирелгән. 10 июльдә идарәче компания үз йөкләмәсен үтәгән һәм түбәне өлешчә ремонтлаган.

Октябрьский шәһәренең Ленин проспектында 41нче йорт янында урам сәүдәсе өчен урын булдырылган. Халык социаль челтәрләрдә бакча участокларында үстерелгән продукцияне сату өчен павильон кирәклеге турында язган булган. Башкортстанның ЦУР роботы комментарийны 8 июньдә тоткан. Октябрьский шәһәре башлыгы Алексей Пальчинский сүзләре буенча, ике ел элек урындагы эшкуарлар, спонсорлык ярдәме күрсәтеп, сәүдә өчен берничә шундый конструкция ясаган инде. Ә 10 июльдә әлеге адрес буенча да бушлай сәүдә урыны барлыкка килгән. Конструкцияне шәһәр бюджеты акчасына төзегәннәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бакчачылар өчен бушлай сәүдә мәйданчыклары 2022 елдан республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча урнаштырыла. Мондый урыннар булдырылу – үз куллары белән үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга теләүче кешеләргә зур ярдәм.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: