+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль , 09:19

Юрий Антоновка - 16 миллион сум...

Уфаның 450 еллык юбилеенда чыгыш ясаячак җырчылар хакларны да куя белгән.

Юрий Антоновка - 16 миллион сум...
Юрий Антоновка - 16 миллион сум...

Уфаның 450 еллыгы бәйрәменә Русия эстрадасы артистлары Юрий Антонов, Олег Газманов һәм Гарик Сукачевның килүе көтелә. Аларның чыгышлары өчен шәһәр хакимияте 37,8 млн сум түләячәк.

Конкурс документациясеннән күренгәнчә, Олег Газмановның концерты 8,6 млн сумга төшәчәк, трансфер (самолет, шәһәр буйлап транспортта йөртү) һәм коллективы белән яшәү - 1,5 млн сум, кунак райдеры - 610 мең сум, нәтиҗәдә — 10,71 млн сум кирәк булачак.

Сукачев һәм аның командасының концерт программасы 7,7 млн сумга төшәчәк. Йөртү — 1,135 млн сум, ашату — 662 мең сум, яшәү — 716,8 мең сум. Барлыгы - 10,87 млн сум.

Юрий Антоновның чыгышы - иң кыйммәте - 11,5 млн сум. Трансфер һәм яшәү — 2,5 млн сум, ашау — 795 мең сум, тагын райдерлар, барысы бергә - 16,25 млн сум.

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: