+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль , 20:08

Туймазыны су басамы?

Республикада койма яңгырлар дәвам итә.

Туймазыны су басамы?
Туймазыны су басамы?

21-22 июльдә яуган явым-төшемнәр нәтиҗәсендә Туймазы шәһәрендә Туймазы елгасы үзәне буйлап су күтәрелгән һәм 4 индивидуаль торак төзелеше участогын һәм Ленин тыкрыгы буенча 1 йорт яны территориясен су баскан.

Су басу белән шәһәрнең оператив хезмәтләре көрәшә. Су суырту өчен насос куелган, ливневка юлына мониторинг үткәрелгән.

Хәзер үзәндә су кимегән, ул ишегалды территорияләреннән киткән. Туймазы районы хакимияте хәбәр итүенчә, вәзгыять контрольдә. Техника һәм хезмәтләр кизү тора. Су басу куркынычы юк.

Фото "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: