+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль , 11:29

“Бу безнең Җиребез, башкасы булмаячак...”

Октябрьский шәһәренең “Девон-2” ширкәте рәисе Галина Карасева бакчаларга икенче гомер бирү юнәлешендә колачлы эш алып бара.Шимбә көн. Автобус тукталышында халык шактый. Һәркемнең үз эш-мәшәкате, дигәндәй... Иңбашына биштәр аскан, чиләк күтәргән бакчачылар да җитәрлек, нигездә, урта һәм олы яшьтәгеләр. “Һава үзгәрүгә буыннар сызласа да, бакчага бармый калалмадым, – ди эскәмиядә урын алган ханым. – Бакчамны ташландык хәлдә тоталмыйм, карамый торсаң, җан әрни”.

“Бу безнең Җиребез, башкасы булмаячак...”
“Бу безнең Җиребез, башкасы булмаячак...”

Әйе, хак сүзләр: “Җан әрни”. Җирдә эшләргә күнеккән кеше аның сулышын тоя, күңеле игелеккә-җылы­лыкка тиенә. Армый-талмый хезмәт итүнең җимеш­ләре сөендерә. Аңла­шыла да, бакчадан өзеп алган җилә­геңне ниндидер “диңгез аръягы могҗизасы” белән чагыштырып буламы?
Октябрьский шәһәренең “Девон-2” бакчачылык ширкәте рәисе Галина Карасева белән нәкъ шул хакта әңгәмә­ләштек. “Безнең бакча шир­кәте – шәһәрдә иң зуры, күптәнгесе, – ди ул. – Шунлыктан биредә төрле буын вәкилләрен очратырга мөмкин. Әби-бабалары, әти-әниләре белән бергә кызлар-малайлар да түтәлләрдә кайнаша. Хезмәттә чыныгып буй җиткерә­ләр, җиргә, таби­гатькә карата сакчыл булырга өйрә­нәләр. Бергәләшеп ял итәләр, кинәнеп саф һава сулыйлар. Өстәвенә, тәҗри­бәле бакчачылар бе­лән аралашу мөмкинлеген дә онытмыйк. Мисалга, Любовь Глухарева, Ольга Никитина гап-гади бакча җиләге турында байтак кызыклы мәгълүмат бирә ала. Сортлары, үстерү-тәр­бияләү ысуллары турында. Файдага гына бит! Башка төр җиләк-җимеш, яшел­чәгә дә кагыла бу. Бакчачылар белемнәре, кыйммәтле тәҗри­бәсе белән уртаклаша алсын өчен клуб оештырырга да исәп юк түгел...”
Әйе, шактый кызыклы фикер. Гомумән, бакча ширкәтендәге хәлне яхшырту буенча Галина Дмитриевна­ның уй-тәкъдимнәре җитәрлек. Әйт­кәндәй, рәис вазыйфасын ул 2022 елның 12 декабреннән башкара. Бакча­чылар хуҗалыгы шактый зур: 748 учас­ток, 659 бакчачы. Аңлыйсыздыр, мәшә­кать баштан ашкан. Электрлаштыру мәсьәләсен генә алыйк. 2022 елның июнь аенда “Электр чел­тәрләренә технологик тоташтыру турында” килешүгә кул куелган, бу эш белән ул чордагы рәис Таһир Фәхрет­динов шөгыльләнгән. Аннан инде эстафетаны бүгенге рәис кабул итеп алган. “2023 елның 1 феврален­нән бакчачылар гариза тапшыра башлады, – ди Галина Дмитриевна. – Хәзерге бакча хуҗалыгы өчен электр энергиясе зарурлыгын аңлатып торуның кирәге юк, әлбәттә. Шуны да билгеләп үтмәкчемен, “Девон-2” – шәһәрдә “Электр челтәр­ләре” дәүләт предприятиесе белән турыдан-туры килешүләр төзегән бердән­бер бакчачылар ширкәте. Бу исә шактый өстенлек бирә. Оешма әгъзалары электрга сарыф ителгән киловаттлар буенча түләү хокукына ия. Гариза биргәндә гаилә ташламалары исәпкә алына, бу, үз чиратында, түләүләрне киметүне тәэмин итә”.
Бакчачылык ширкәте әгъзалары белән җыелышлар үткәрелгән. Идарә әгъзалары һәм иң актив бакчачылар электрлаштыруда теләп катнаша. Узган елның октябрь аенда гына да 254 гариза кергән. Ноябрьдә исә бакчачыларның җыелышы узган, кышын юлларны чис­тартуга смета кабул ителгән. Русия Хөкүмәте карарына ярашлы, “коммерция карамагында булмаган бакчачылар ширкәтендәге участок хуҗа­лары юллар, урамнарны ел әйләнә­сенә тиешле техник тәртиптә тотарга бурычлы”. Кышкы чор да искәрмә түгел. Шул рәвешле, юлларны фәкать үзләренә чистартырга туры килә, капкалар да ачык булырга тиеш. Бу, билгеле, барысына да ошап җитми, караклардан куркалар. Әмма акрынлап эшләр җайлана”. Декабрьдән мартка кадәр юлларны чистарталар, узган елның ярыйсы карлы-буранлы кышын искә алганда, бу җиңел түгел.
Электр үткәргечләр дә “Электр челтәрләре” хезмәтләндерүенә тапшырыла, баланска куела. Ведомствоара комиссиянең шәһәр кон­фе­ренциясендә билгеләнгәнчә, оешма­ның 302 әгъзасы “Электр челтәр­ләре”нә тоташкан да инде. Бу бакчачыларның 50 проценты дигән сүз. Халык, ниһаять, аңлый, барысы да яхшыга гына ич. Җаваплылык хисе дә бермә-бер арта, хәвефсез­лек чараларын төгәл үтәү омтылышы көчәя.

“Өстәвенә, – ди рәис ханым, – бакчачылар участокларын актив рәвештә хосусыйлаштыра башлады, аларны сатарга туры килгән очракта да яңа хуҗалар электр утына кинәнәчәк. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә участокларның хакы ике тапкыр арткан. Бу үзе үк анык дәлил түгелмени?”
2023 елда җәмәгать урыннарын тәртипкә китергәннәр, чүп-чарны чыгарганнар. Чүп контейнерларын урнаштыру өчен иске агач төпләрен тамырыннан йолкып алырга да туры килгән. Өстәвенә, суүткәргеч линиясен (100 метр) алыштырганнар.

Тыңлыйсың да, ирексездән, гаҗәпкә каласың, ничек барысына да өлгерә? Ә бит һәммәсе өчен дә тәү нәүбәттә рәис җавап тота. Бәхеткә, активистлар, идарә әгъ­залары ярдәмгә килә икән. Бакчачылар үзләре үк уртак тырышлык нәтиҗәләрен күрә, тоя.
“Соңгы җыелышка “Уфанет” вәкил­ләре дә чакырылган иде. Камералар, “акыллы” шлагбаумнар урнаштыру мәсьәләсе каралды, – ди Галина Дмитриевна. – Бакчачылар газ кертүгә дә гаризалар бирде. Мәгълүм булуынча, “Девон-2” шәһәр эчендә урнашкан. Федераль җыелыш­ка Юлламасында Президент Владимир Путин бакча ширкәт­ләренә бакча участогы чигенә кадәр бушлай газ үткәрелергә тиеш, дип әйткән иде. Газ булачак, дигән өмет белән яшибез! Бакчачылар киләчәктә эчәр су мәсьә­ләсен дә хәл итәргә тели.

Кызганыч, хуҗа була торып та, бакчага килеп карамаганнар да юк түгел. Хәтердә, эшкә керешкән чорда реестр буенча бурычлыларны эз­ләргә, дәгъва гаризалары бирергә туры килде. Күңелсез хәл. Тик башкача булмый, һәр җирдә тәртип таләп ителә. Түләүләр вакытында кермәсә, бакчачылык эше алга китә алмый”.
Галина Карасева һәрдаим эз­лә­нүләр, белем алу, камилләшү юлында. Уфа шәһәрендә узган “СМАРТ-Бакчачы” форумында катнашкан, хезмәттәшләр тәҗрибәсе белән танышкан. Бакчачылар ширкәте рәисе сыйфатында Башкорт дәүләт аграр университетында квалификация күтәрү курсларында шөгыльләнгән. Шулай ук “ВДПО”ның Башкортстан төбәк бүлегендә янгын хәвефсезлеге буенча белемен арттырган. Әлбәттә, боларның һәммәсе – хезмәт эшчән­легендә зур терәк-таяныч. Субси­дияләү программасында катнашу да яңа офыклар ача.

Әйе, зур хуҗалыкка җитәкчелек итү җиңел түгел. Кайчак җылы сүз, уен-көлке булышса, башка очракларда җитдилек-катгыйлык күрсәтү таләп ителә.
“Галина Дмитриевна җаваплы һәм намуслы кеше, – ди идарә әгъзасы Роберт Исмәгыйлев. – Ул җитәкчелек иткән вакыт эчендә бакчада уңай үзгәрешләр шактый булды: электр үткәрү, еллар дәвамында тупланган чүп-чарны чыгару, кардан тазарту. Бакча безнең өчен буш төшенчә түгел. Туганнар белән җылы очрашу урыны, саф һава сулау мөмкинлеге. Ниһаять, көч туплау, хезмәтеңнән канәгатьлек алу”.

“Девон-2”дә без 2022 елдан, – ди Лениза Камалетдинова. – Галина Дмитриевна һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Электр үткәрүдә нык булышты, чөнки бу мәсьәләдә кайбер авырлыклар килеп чыкты. Бакчада нинди проблема бар, шунда ук аңа шалтыратабыз, беләбез, ул катлаулы хәлдән чыгу юлын табарга омтылачак. Гомумән, гаиләбез өчен бакча, чын мәгънәсендә, икенче йортка әверелде. Биредә эшлибез дә, күңелле ял да итәбез”.
“Галина Дмитриевнаны бары тик яхшы яктан гына беләм, – ди Айдар Шәфыйков. – Ул үз бурычларын үтәүгә җаваплы карый. Кышын юлларны чис­тартуны оештырды, хәзер участокларга килеп, барысын да җентекләп тикшереп кайту мөмкинлеге бар. Эчәр сулы да булачакбыз, диләр. Планнар бихисап. Без кулдан килгәнчә булышачакбыз”.

Тынгысыз җитәкчегә уңышлар телибез. Янәшәбездә ваемсызлыкны кабул итмәгән, авырлыклар алдында каушап калмаган, туган төбәк, Җир-Анабыз өчен җан аткан замандашлар булуы үзе зур бәхет. Нәкъ җырдагыча: “Бу безнең Җиребез. Башкасы булмаячак!”

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: