-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль , 05:17

"Кичә бездә ЧП булды…"

Юмор остасы Данир Сабировның тормышы гел генә көлке түгел.

"Кичә бездә ЧП булды…"
"Кичә бездә ЧП булды…"

«Кичә бездә ЧП булды… Нәрсә генә әйтсәләр дә, безнең илдә «ашыгыч ярдәм» тиз килә. Робертның хәле начарланды. «Ашыгыч ярдәм» санаулы минутлар эчендә килде. Рәхмәт аларга. Кан да алдылар, кардиограмма да ясадылар. Һава җитми башлады, йөрәге тотты», – дип сөйләгән бу хакта сторисларында Данир Сабиров.

Аның дусты, баянчысы, гаиләләренең ярдәмчесе Робертның хәле начарлаган икән. Бу хәл Роберт Данирларда булганда килеп чыккан.

Роберт белән мондыйрак хәл узган ел самолетта да булган иде инде. Мәскәүдән Уфага очканда, Данир Сабиров дустының аңын югалтып егылуы хакында сөйләгән иде.

Фото: Данир Сабировның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: