-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль , 00:35

Мәскәүдә үскән чөгәләр Агыйделне үз итә

Республика елгаларында затлы балыкларны үрчетүгә зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә Мәскәү өлкәсенең Серпухов районында үстерелгән берничә мең чөгә балыгы маймычларын Кырмыскалы районы биләмәсендәге Агыйдел елгасына җибәрделәр.

Мәскәүдә үскән чөгәләр Агыйделне үз итә
Мәскәүдә үскән чөгәләр Агыйделне үз итә

Бельский авылы янында Карлыман елгасының Агыйделгә койган урынында бу көнне җанлылык тантана итте. Башкортстан Республикасында биологик ресурсларны саклау буенча дәүләт комитеты, Карлыман авыл хакимияте вәкилләре, тәҗрибәле һәвәскәр балыкчылар һәм балыкчылык белән шөгыльләнүчеләр килгән иде. Район территориясендә мондый экологик акцияләр еш оештырыла. Аңлашыла да: бүгенге көндә бу бик мөһим эш, чөнки соңгы вакытта, табигатькә һәм су ресурсларына зыян килү сәбәпле, чөгә балыгы кимеде. Ул Кызыл китапка кертелгән һәм аны тоту тыелган. Оешмалар шундый акцияләрдә катнашып, үзләренең район биләмәсендәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә һәм су ресурсларына салган зыянның бер өлешен булса да каплатырга омтыла. Менә ул көнне дә балыклар “Спецгазсервис” җәмгыяте тарафыннан җибәрелде.

Әйтелүенчә, чөгә маймычлары Мәскәү өлкәсенең Серпухов районында үстерелгән. 15 сәгатьлек юлны маймычлар яхшы үткәргән.

Маймычларны махсус җиһазландырылган контейнерда китерделәр: анда тиешле температура саклана, су махсус фильтрлар аша уза һәм балыклар юлда һәлак булмасын өчен, кислород белән баетыла. Билгеләнгән урынга килеп җитү белән балыкларны шунда ук елгага җибәрергә ярамый. Башкортстан Республикасында биологик ресурсларны саклау буенча дәүләт комитетының бүлек начальнигы урынбасары Людмила Скворцова билгеләвенчә, бактагы һәм елгадагы суның температура аермасы 2 градус кына булырга тиеш. Күрсәткеч зуррак булса, балыкларның һәлак булуы ихтимал. Шуңа белгечләр, тәү чиратта, елгадагы суның температурасын тикшерде – ул 21 градус иде. Ә бактагы суның температурасы – 14 градус. Елгадагы температурага җайлаштыру өчен ярты сәгатьләп вакыт таләп ителде. Акрынлап бактагы судагы җылылыкны 19 градуска кадәр җиткерделәр. Димәк, хәзер балыкларны елгага җибәрергә дә мөмкин.

– Агыйдел елгасы чөгә балыгы өчен бик уңайлы, биредә кышлау урыннары да бар, азык базасы да җитәрлек. Билгеле булуынча, алар елгалар кушылган урыннарны үз итә. Шуңа да маймычларның бер өлешен Карлыман елгасы Агыйделгә койган урынга җибәрәбез, ә калганнарын елга буйлап тагын берничә ноктага бүләбез. Әлбәттә, баштарак балыклар җибәрелгән урында тупланып торачак, ясалма шартларда үстерелгәч, аларга җайлашып китү өчен вакыт кирәк. Ә инде кайсы елгага күпме һәм нинди балык җибәрергә кирәклеген Л. Берг исемендәге күл һәм елга балыклары хуҗалыгы дәүләт фәнни-тикшеренү институтының Пермь филиалы белгечләре хәл итә. Моның өчен алар даими рәвештә тикшерүләр үткәреп тора, – ди Людмила Ивановна.

Ниһаять, бактагы суның температурасы 19 градуска җитте. Билгеле күләмне санап, 9870 данә балыкны Карлыман елгасына җибәрделәр. Бу күренешне ярдан бала-чага гына кызыксынып күзәтмәде, белгечләр дә карап, балыкларның торышын һәм яңа урында үзләрен тотышын бәһалап торды. Баштарак кайберләре су өстенә калкып чыкты. Ләкин, балыкчылар билгеләвенчә, бу чөгә балыгы өчен гадәти күренеш: алар сыртларына ятып ял итә, җим җыя. Чынлап та, күпмедер вакыттан су өстендә бер балык та калмады: алар яңа урын белән танышу өчен төпкә йөзеп китте.

Людимила Скворцова билгеләвенчә, балыкларның 1-2 проценты гына уылдык чәчү чорына кадәр җитә. Ана балыклар – 7, аталары 5 ел тирәсе яши.
– Безнең республикада чөгә балыгын тоту тыелган. Ләкин аны Кызыл китаптан чыгару һәм киләсе елда кармакка каптыруга булса да рөхсәт бирү өстендә зур эш алып барыла. Ә өч елдан кәсепчеләр өчен дә юл ачылачак. Балык тоту белән шөгыльләнүчеләр Агыйдел елгасыннан билгеле күләмдә балык тоту өчен кодлар алып, аны ятьмәгә тота алачак, – ди Людмила Ивановна.

Файдалы казылмалар табу белән бәйле эшчәнлек алып барган сәнәгать предприятиеләре мондый эшне даими рәвештә үткәрә. Бу юлы Олыкүл авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Әхмәтҗанов башлангычы белән балыкларны нәкъ шушы урынга җибәрделәр.

Чөгә тиз агымлы салкын сулы елгаларны ярата. Карлыман елгасы койган урын – нәкъ шундыйлардан. Әлбәттә, маймычларга биредәге шартларга яраклашып китү өчен вакыт кирәк. Ләкин, белгечләр билгеләвенчә, алар артымны тиз җыячак, чөнки биредә алар өчен азык җитәрлек. Чөгә балыгы азык эзләп 20 километрга кадәр ераклыкка китәргә мөмкин, шулай да аның күп өлеше барыбер район биләмәсендә калачак.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: