+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль , 19:17

Зират коймасын урлаганнар

Караклар - безнең арада!

Зират коймасын урлаганнар
Зират коймасын урлаганнар

Бу хәл Бәләбәй районында булган.

Район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, бу вандализм очрагы Мәкъсүт авылында булган. Акчаны халык үзе җыеп, иске койманы яңасына активистлар үзләре алмаштырган иде дип язган башлык.

“Вәхшилек кылынды... Билгесез кешеләр халык акчасына профнастилдан куелган 80 метр койманы урлаган. Өлкәннәрме, үсмерләрме яки яшьләрме – моны кем эшләгәнен белмим, әмма аларның үзләренең кече ватанына шундый мөнәсәбәттә булуы – бик кызганыч. Бу күренешне күрү бик моңсу. Гаеплеләр ачыкланыр һәм үз җәзасын алыр дип ышанабыз”, – ди Азат Сәхәбиев.

Мәчет манараларын кисеп йөргәннәрнең ниндидер идеясе булгандыр, ичмасам....

Фото: Азат Сәхәбиев.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: