+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль , 10:03

Чал тарихлы Уфабыз ул!

Башкаланың үткәненнән кызыклы сәхифәләр, яңалыклар һәм фактлар.

Чал тарихлы Уфабыз ул!
Чал тарихлы Уфабыз ул!

Уфа – республикабызның йөрәге, куәте һәм көче. Биредә төбәкне үстерүче һәм алга этәрүче идеяләр формалаша һәм гамәлгә кертелә. Шул ук вакытта Уфа эшләү һәм тормыш алып бару, балаларны тәрбияләү өчен бөтен шартлар булдырыл­ган заманча һәм “акыллы” мегаполис булып тора. Быел башкала 450 еллыгын билгеләп үтә. Бу матур дата хөрмәтенә юбилей чаралары узачак, шәһәрдә төзекләндерү эшләре алып барыла.
Уфаның тарихы нинди? 450 ел дәвамында башкалабыз ничек үсешкән? Бүгенге Уфа нинди һәм башка шәһәрләрдән ул нәрсәсе белән аерыла?

Хәзерге Уфа – 1,1 миллионнан артык халкы булган һәм Урал тавы итәгендә урнашкан зур шәһәр. Биредә 100дән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши.

Башкала тарихы Уфа кремле төзелешеннән башлана. 1557 елда Башкортстан Русия составына үз иреге белән кергәннән соң, урындагы халык Иван IVгә үз җирләрендә шәһәр төзү турында үтенеч белән мөрә­җәгать итә. 1574 елда Троицк калкулыгында Иван Нагой исемле воевода җитәкче­легендәге укчылар отряды тарафыннан Уфа кремле төзелә. Нәкъ менә шул вакыйга шәһәрнең нигезләнү датасы буларак теркәлә.

Ә 1586 елда Уфа шәһәр статусын ала һәм Уфа өязенең административ үзәгенә әверелә. XVI гасыр ахырыннан ул сәяси сөрген урыны буларак та кулланыла. XVII гасыр уртасында сусар гербта төшерелә һәм Уфаның төп символына әверелә. Бу вакытка шәһәр халкы хәрби гарнизон белән бергә мең ярымга якын кеше тәшкил итә.

Әлеге җәнлек белән Уфа тарихи яктан бәйле. Сусарның тиресе зур кыйммәткә ия була. Мәсәлән, патша Иван Грозныйга салымны башкортлар шушы җәнлек тиресе белән түләгән. Уфаның хәзерге гербы автор Салават Гыйләҗетдинов тарафыннан терге­зелгән. Гербның үзәк фигурасы – йөгергән кыяфәттә төшерелгән көрән төстәге сусар.

XVII-XVIII гасырларда Уфа крепость-шәһәреннән әкренләп төбәкнең административ һәм икътисади үзәгенә әверелә. 1708 елдан ул Казан губернасы составында була, 1728 елда шәһәр Уфа провинциясенең үзәге була, 1796 елда яңадан Ырынбур губернасына тапшырыла. 1802 елдан Уфа губернатор резиденциясе һәм учреждениеләре белән губерна шәһәре статусына ия була. 1865 елдан шәһәр – Уфа губернасының үзәге.

Зур тантанага әзерлек ничек бара?
Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча эшче киңәшмәләр үткәрә.
Шундый чараларның берсендә юбилей вакыйгаларының көн тәртибен формалаштыру хакында да сүз барды. Анда хәбәр ителүенчә, 30 августта Инорс бистәсендә Ишкәкле слалом комплексын тантаналы ачу булачак. Ә Агыйдел елгасы яры буенда колоннада ачылачак, ул – Башкортстан һәм Абхазия халыкларының дуслыгы символы. Шул ук көнне “Ватан” этнопаркында “Евразия йөрәге” VIII халыкара сәнгать фестивале старт ала.

Уфаның Октябрь районында Көрәш сараен ачу тантанасы төп спорт вакыйгасы булачак. Уфа мэры Ратмир Мәүлиев юбилей тантаналары һәм мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәрнең барлык районнарының иҗтимагый киңлекләрендә узачагын билгеләп үтте. Гомумән, җәйге һәм көзге сезоннар Уфа халкын һәм шәһәр кунакларын вакыйгаларга бай көн тәртибе белән сөендерәчәк.

Радий Хәбиров ассызыклавынча, юбилей чараларын оештырганда һәм үткәргәндә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен уңайлы шартлар булдыру мөһим. Урамнарның һәм бәйрәм мәйданчыкларының чисталыгына, шулай ук, җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә дә зур игътибар бирергә кирәк.

450 еллык юбилеена Уфа бик нык үзгәрәчәк. Төп юнәлешләрнең берсе – иҗтимагый киңлекләрне төзек­ләндерү. Колачлы эшләр, аерым алганда, шәһәрнең тарихи үзәгендә башкарыла: 9 урам реконструк­цияләнә, ә Ленин урамында бердәм ландшафт чишелешендә 3 чәчәк скверы төзелә. Ландшафтта яңалык­ларның берсе – “мобиль” яшел­ләндерү куллану. Елның җылы вакытында үсемлекләр һәм чәчәкләр скверны бизәячәк, ә көзге-кышкы чор башлангач, аларны киләсе язга кадәр саклау өчен базага күчерәчәкләр. “Родина” кинотеатры һәм “Башкортостан” дәүләт концерт залы каршындагы тагын ике сквер да шул ук дәрәҗәдә якты һәм кызыклы булачак.

Гомумән, тротуарларга гранит түшәү, велосипед юлларын төзек­ләндерү, “Чиста күк” проекты буенча коммуникацияләрне үзгәртеп кору, фасадларны ремонтлау, шулай ук, адрес һәм кибет элмә такталарын алмаштыруны үз эченә алган комплекслы алым кулланыла. Барлык юбилей объектлары һәм төзекләндерү эшләре Уфада уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруның бердәм концеп­циясенә туры килә.

Ә сез беләсезме?
* Башкала урамнарын бизәгән иң борынгы йорт XVIII гасырда төзелгән. Атаклы полководец Суворов тукталу сәбәпле, бер катлы йорт тарихка кереп кала;
* Шәһәрнең Төньяк урамы Көньяк урамга караганда көньяктарак урнашкан, Үзәк урам шәһәр читеннән уза, ә Окраинная урамы шәһәрнең үзәгендә диярлек урнашкан;
* Башкортстан башкаласы озынлыгы буенча Русиянең дүртенче шәһәре булып тора. Ул, шулай ук, биләгән мәйданы буенча илнең иң эре 5 шәһәре исәбенә керә. Уфа территориясендә 7 Париж яки 1711 Ватикан сыяр иде;
* Уфа – бер шәһәр кешесенә туры килүче яшеллек мәйданы буенча лидер;
* Дөньядагы барлык аэропортларга өч латин хәрефеннән торган кыскача билгеләмә бирелә (Шереметьево – SVO, Циндао – TAO, Сеул- Инчхон – ICN һ.б.). Уфа аэропорты – халыкара һәм милли билгеләмәсе (UFA) аның чын исеме белән туры килүче бердәнбер аэропорт;
* 1962 елда төзелгән 9 катлы беренче йортны, йортның беренче катында урнашкан кибет 20 ел элек ябылган булса да, шәһәр халкы аны әле дә “Хрус­таль” дип атый;
* Нигезләнүеннән бирле Уфаны дошманнар бер тапкыр да яулап ала алмаган. Омтылышлар берничә тапкыр булган. Мәсәлән, Пугачев бунты вакытында шәһәр 4 ай камалышта була һәм 2 штурмга түзә, ләкин бирешми;
* Бөтен Русия буенча гамәлгә кертелгәнче ИННны Уфада сынап караганнар.

Читайте нас: