+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль , 09:38

Ишегаллары хәзер көлеп тора!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетлар үсеше программаларын тормышка ашырганда, торак пунктларның төзек, матур, уңайлы булуын төп максат итеп куя.

Халкыбызда шундый язылмаган кагыйдә бар: йорт эчендә кул җитмәгән эшләр булса да, ишек, капка алдында барысы да мотлак һәрвакыт тәртиптә һәм пөхтә булырга тиеш. Чөнки бу инде синең әйләнә-тирәдәгеләргә булган мөнәсәбәтеңне дә чагылдыра. Йортка кереп тормасалар да, аның яныннан узып баручыларга ихатаң көлеп торырга тиеш.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган “Башкортстан ихаталары” программасы биш ел дәвамында үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтте. Анда билгеләнгән эшләргә республикада ихтыяҗ зур. Ул халыкның көнкүрешен яхшырту юнәлешендә мөһим инструментка әверелде. Программа йорт ихаталарында хәвефсез резина белән капланган балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерүне, эскәмияләр һәм урналар урнаштыруны, мәйданчыкларның коймаларын монтажлауны, яшелләндерүне, яктыртуны, асфальт түшәүне, парковкалар төзүне, тротуарларны ремонтлауны, башка күпсанлы эш төрләрен күздә тота.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге эшләрне республиканың торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә өстенлекле бурычлар дип билгеләде.

– “Башкортстан ихаталары” – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иң яхшы проект. Без аны дәвам итәчәкбез. Мөмкин булганча йорт яны территорияләрен яңартуга өстәмә акча бүлеп бирергә тырышачакбыз, – диде Радий Хәбиров.

Аңа ярашлы, беренче чиратта, озак вакыт төзек­ләндерү көткән ихаталар яңартыла. 2024 елда төзекләндерергә планлаштырылган ихата тер­ритория­ләре исемлегендә республиканың 30дан артык районы бар, алардагы ихаталарда ремонт эшләре башкарылачак.
“Башкортстан ихаталары” Учалыда да бик популяр. Шәһәр халкы ихата территорияләрен сайлауда һәм проектны гамәлгә ашыруда актив катнаша.

– Тау баектыручылар шәһәрендә яшәү һәр кешегә, шул исәптән балаларга да матур һәм уңайлы булсын иде, әлбәттә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров, подряд оешмалары ишегалдына төзекләндерү эшләре белән кергән икән, димәк, барысы да тәртипкә китерелергә тиеш, дип белдерде. Эшләр комплекслы алып барыла. Ихатага керү юллары, түбәләр, фасадлар һәм башкалар тәртипкә китерелә, – ди Учалы шәһәре хакимияте башлыгының торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Луиза Панферова.

Аның сүзләренә караганда, 2017 елдан 2023 елга кадәр “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” гомумдәүләт проекты һәм “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында Учалыда 85 күпфатирлы йортның 30 ишегалды территориясе төзеклән­дерелгән. 12,5 меңгә якын кеше матур итеп төзекләндерелгән ихаталарга ия булган. Бу чорда төзекләндерү эшләренә 121 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.

Югарыда күрсәтелгән ишегалды терри­торияләренең 21е нәкъ менә “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында яңартылган. Агымдагы елда аның ярдәмендә Учалыда Башкортстан урамы, 20, 22 һәм Әхмәтгалин урамы, 19, 21, 23нче йортларның ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерәчәкләр.
– Эшкә май уртасында керештек, көз көне объектны тапшырырга тиешбез. Яңгырлар бераз комачаулады, әмма графикка сыешабыз. Әле бордюрлар куябыз. Тиздән асфальт сала башлыйбыз. Проектта, шулай ук, бик күп кече архитектура формалары урнаштыру каралган — матур булачак! Объект гади түгел, әмма без барлык эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгачакбыз, – ди “СК Содействие” подряд оешмасының төзелеш-монтаж эшләре мастеры Динар Гыйззәтуллин.
Динар Фәрит улы белдерүенчә, монда ишегалды юлларын киңәйү, борт ташларын алыштырып, асфальт-бетон өслекне яңарту, машина кую урыннарын арттыру, өстәмә яктырту, видеокүзәтү системаларын монтажлау, тротуарларны ремонтлау, җәяүлеләр өчен өстәмә зоналар булдыру бурычы тора.

– Балалар мәйданчыгы булдыру өчен урын рельефының табигый авышлыгыннан файдалану проектның үзенчәлеге булачак. Табигый битләүдә геопластиканың уен элементлары — гаҗәеп тоннельләр, калкулыклар, таучыклар, ачык һәм хәвефсез өслекле башка корылмалар урнаштырылачак. Эшләрнең нәкъ менә шушы өлеше иң катлаулысы, – ди мастер. – Геопластика гомум ансамбльнең уңышлы компоненты булачак, аңа стандарт җиһазлар бик җиңел керәчәк.
Шулай ук, спорт җиһазлары урнаштыру, территорияне яшелләндерү, ял зоналарын төзекләндерү планлаштырыла. Проектның бәясе – 31,8 миллион сум.

Ә Кырмыскалы районы үзәгендә әлеге вакытта барлык көчләр Бакча һәм Ходайбирдин урамнарындагы күпфатирлы йортларның ихаталарын төзекләндерүгә юнәлтелгән. Берничә йорт алды танымаслык булып үзгәрде дә инде. Биредә асфальт юллар һәм тротуарлар барлыкка килде, автомобильләрне кую өчен парковка да бар. Күпфатирлы йортларның һәр подъезды янында утырып ял итү өчен уңайлы эскәмияләр урнаштырылды. Бу йортларда яшәүчеләр махсус кер элү урыннары булуга да сөенеп бетә алмый.

Әлеге вакытта бу программа чикләрендә һәр йорт биләмәсендә балалар мәйданчыклары төзелә. Кичке вакытларда биләмәләр яктыртылачак һәм видеокүзәтү системасы куелачак. Бу эшләргә 13 миллион сумга якын акча юнәлтеләчәк. Подряд оешмасы – “Рефстройпроект” җәмгыяте эшләрне агымдагы елның август ае ахырына тәмамларга тиеш.
Әлбәттә, мондый күркәм үзгәрешләргә әлеге йортларда яшәүчеләрнең олысы да, кечесе дә шатлана. Берничә ел элек бу йорт ихаталарына чокырлы юллардан керү бик уңайсыз булган. Хәзер җәяүлеләр дә тротуар буйлап иркенләп атлый, фатир хуҗалары да автомобильләре белән йорт алларына ук кереп туктый.
Шулай да, иң сөенгәне – әниләр һәм балалар. Ә яшь гаиләләр биредә аеруча күп. Әле балалар мәйданчыгында төзелеш эшләре тәмамланып бетмәсә дә, ул бала-чага белән тулы.

Ходайбирдин урамындагы 16нчы йортта яшәүче Камилла Иванова билгеләвенчә, аның 4 яшьлек улын мәйданчыктан алып кереп тә булмый. Моңа кадәр алар башка урамнардагы мәйданчыкларга йөргәннәр. Тиздән бу күпфатирлы йортларда яшәүче балаларның матур, сыйфатлы һәм уңайлы үз уен зонасы булачак. Шатланмаслыкмыни?! Мәйданчыкта берничә төрле таган, үрмәләү өчен конструкцияләр, таучыклар урнаштырылган да инде. Хәвефсезлек өчен биләмәне койма белән әйләндереп аласы гына калган. Моның өчен дә төзелеш материаллары китерелгән.

– Төрле төсләргә буялган мәйданчык балаларны җәлеп итә. Биредә төрле яшьтәге балалар вакытын актив үткәрә ала. Ата-аналар турында да онытмаганнар: уңайлы булсын өчен эскәмияләр куелган. Шунда утырып, сабыйларның уйнаганын күзәтәбез, танышабыз, аралашабыз, киңәшләшәбез. Хәзер безнең ихатада да балалар белән бергәләп җыелу, аралашу урыны барлыкка килде. Моның өчен җитәкчелеккә зур рәхмәт! – ди Камилла Рафаэль кызы, шатлыгы белән уртаклашып.
Бу йортта яшь гаилә берничә ел яши һәм мондагы уңай үзгәрешләргә алар, башка бик күп гаиләләр кебек, сөенеп бетә алмый.

– Берничә ай дәвамында ихатабыз танымаслык булып үзгәрде. Монда яши башлаганда шулай булыр дип күз алдына да китерми идек, – ди яшь әни.
Кырмыскалы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айрат Ходайдатов билгеләвенчә, киләсе елда шундый ук эшләр Бакча урамының 24, 26, 28, 30нчы йортлары ихаталарында да үткәреләчәк.

Резида ВӘЛИТОВА,
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.

Ишегаллары хәзер көлеп тора!
Ишегаллары хәзер көлеп тора!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: