+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль , 09:36

Мототранспорт аеруча саклык таләп итә!

Аны иярләүче яшь-җилкенчәк тә, аларның ата-аналары да шушы хакта онытмасын иде.Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Мәләвез районында булган юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый. Ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча“Motoland XR 250” мотоциклына идарә итүче 16 яшьлек үсмер, Дарьино авылының Үзәк урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, өч җәяүлене бәрдергән.

Мототранспорт аеруча саклык таләп итә!
Мототранспорт аеруча саклык таләп итә!

Юл һәлакәте нәтиҗә­сендә 17 яшьлек кыз медицина учреждениесендә вафат була. Ике җәяүле, 20 яшьлек егет һәм коляскада утырган дүрт айлык бала, шулай ук мотоцикл йөртүче дәваханәгә ките­релгән.

Прокуратура үлемгә китер­гән юл-транспорт һәла­кә­те факты буенча тикшерү оештырган. Күзәт­челек ве­домство­сының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләрен­чә, авария төнге сәгать уникенчедә булган. 16 яшьлек мотоцикл йөртүче Дарьино авылында 4 айлык бала белән юл кырыеннан барган ике җәяүлене бәр­дергән.
“Прокуратура балигъ булмаганнар турындагы закон­нар­ның үтәлешен тикшерә­чәк, ата-аналарның үз вазыйфаларын тиешенчә үтәвенә бәя бирәчәк”, – дип ассызыкладылар ведомствода.

Башкаланың Октябрь проспектындагы 164нче йорт каршында “Шкода Октавиа” руле артындагы 21 яшьлек водитель, Трамвай урамына таба хәрәкәт иткәндә каршыга килүче “Хундай Туксон”га бәрел­гән. Авария нәтиҗәсендә “Шкода” водителе, башы җәрә­хәтләнеп, дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Медицина ярдәме күрсәткәч, аны өенә кайтарып җибәргән­нәр. “Шкода” водителе сүзләренчә, авария­гә аның машинасының техник төзек­сезлеге сәбәпче булган. Юл-транспорт вакыйгасы буенча административ тикшерү башлаганнар.

Уфада Коммунарлар урамындагы
67нче йорт каршында 23 яшьлек машина йөртүче “Киа Спектра” руле артында, “ВАЗ” автоүзәге тукталышы янында артка хәрәкәт иткәндә 65 яшьлек хатын-кызны бәр­дергән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүче төрле җәрә­хәтләр белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Табиблар аңа барлык кирәкле ярдәмне күрсәткән һәм өенә кайтарып җибәргән.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү башланды, дип хәбәр иттеләр башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хез­мәтендә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: