+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июль , 16:00

Балалар сугышта үлмәсен!

Бүген Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне.

Балалар сугышта үлмәсен!
Балалар сугышта үлмәсен!


Бүген Русиядә Донбасс, Новороссиядә һәм СВО уздыру зонасына чиктәш субъектларда яшәгән һәм Киев режимының хәрби агрессиясеннән гаепсез һәлак булган балаларны искә алу өчен акция-реквием узды.
Уфада әлеге акция “Акчарлак” балаларны савыктыру лагеренда үтте. Анда Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина катнашты.
Ял итүче балалар лагерь мәйданына җыелгач, әләмнәр төшерелде һәм бер минутлык тынлык игълан ителде.
– Бүген - илебез календаренда фаҗигале дата. Бүген без беркайчанда өлкән кеше булмаячак, хыяллары тормышка ашмаячак, мәктәпкә, югары уку йортларына беркайчан да бармаячак балалар – вакытсыз һәлак булган балаларны искә алабыз. Дөньядагы иң куркыныч хәл – балалар үлеме. Сез, балалар, Җирдәге тынычлык – иң мөһиме һәм кадерлесе икәнлекне белеп, моны онытмыйча яшәргә тиешсез! Аны сакларга, тынычлык булсын өчен барысын да эшләргә, һәр көн өчен шатланып яшәргә кирәк. Тормышта иң кадерле нәрсәләр – яшәү һәм тынычлык. балаларның хокукларын яклау, аларның иминлеген тәэмин итү - бу безнең бурычыбыз, – диде Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина.
– Бүген без фаҗигале датаны билгеләп үтәбез. Сугыш һәрвакыт кайгы һәм газаплар китерә, һәм бигрәк тә аның корбаннары балалар булуын аңлау авыр. Бу гөнаһсызлар тормыш безгә тынычлык һәм тотрыклылыкның никадәр мөһим булуын искә төшерә. Без мондый фаҗигаләр беркайчан да булмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез. Хәтер һәм тынычлыкка омтылышыбыз билгесе буларак без сезне кәгазь күгәрченнәрне «Сугыш балаларына багышлана» истәлек ташына беркетергә чакырабыз. Бу күгәрченнәр киләчәк буыннар өчен сакларга теләгән тынычлык һәм өметне символлаштыра, – диде “Акчарлак” лагере директоры Марина Суворова.
Балалар тынычлык һәм иминлек теләкләре язылган кәгазь күгәрченнәрне беркеткәч, хәтер һәм өмет символы буларак һавага ак шарлар очырылды. Алар безнең арадан бик иртә киткәннәрне һәм киләчәктә беркем дә сугыш михнәтен күрмәсен өчен ниләр эшли алуыбызны искә төшереп күккә күтәрелде.

Фото: Зухра Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: