Әлеге фестиваль быел өченче тапкыр үткәрелә. Быел ул тагын да зуррак колач алды. Биредә, республикабыздан тыш, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500дән артык белгеч катнаша.
“Рәхәттә” проекты туризм һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы экспертларны берләштерә. Ике көнлек фестивальнең программасы да бик бай: мунчада дөрес чабыну, сәламәт туклану, чәй кайнату, скандинавия йөреше, нейробика һәм башкалар буенча осталык дәресләре үтә. Шулай ук дискуссия һәм күңел ачу мәйданчыклары эшли.
Фестивальнең көн кадагында – әлбәттә, безнең төбәктә халыкара туризмны үстерү, медицина туризмы өлкәсенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр, шулай ук Русия төбәкләре белән чит илләр арасында хезмәттәшлекне киңәйтү.
“Ял философиясе: Сәламәтлек. Матурлык. Танып белү” дип исемләнгән пленар киңәшмәдә дә сүз шул хакта барды.
Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм буенча министры Зөһрә Гордиенко чараны ачып, яңа туристик нокталарның төбәк үсешендә мөһим роль уйнавын билгеләде. Безнең республика бар яклап та уникаль: 12 мең елга, 179 табигать һәйкәле бар. Русиядә туризм буенча 13нче урында барабыз. Киләчәктә 10 төбәк арасына керергә кирәк, дип ассызыклады ул. Әлбәттә, туристларны чакыру гына түгел, алар өчен шартлар тудыру да мөһим. Һәм бу юнәлештә бик зур эш алып барыла, туризмны үстерүгә федераль һәм төбәк субсидияләр бүленә. Соңгы елларда гына республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Бөрҗән районында – “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексы, “Ишембай районында - “Торатау” этнокомплексы, Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее кебек туристик урыннар ачылды. Алар киләчәктә тагын да үсешәчәк.
Бездә җәй генә түгел, кышын да да бик яхшы итеп ял итәргә мөмкин. 14 тау-чаңгы курорты бар! Сәнәгать туризмы да үсешә, дип билгеләде Зөһрә Мәүлетбай кызы һәм биредә утырган төзелеш оешмалары җитәкчеләрен дә туризм юнәлешендә берләшеп эшләргә чакырды.
Пленар киңәшмәдә “ЧистоТоп” мунча индустриясенең халыкара премиясен оештыручы Татьяна Печорская, “Лужники” аквакомплексы директоры Владимир Иоффе, мич җиһазларын җитештерү буенча предприятие җитәкчесе, “Урыс пары мәктәбе”нә нигез салучы Денис Вахов, дөрес чабыну белгече, “Василий Ляховның мунча мәктәбе”нә нигез салучы Василий Ляхов, “Башкортстанның шәһәр мунчалары” җәмгыятенең проектлар җитәкчесе Илья Рәхимгулов, “Хазина Тур” фирмасы җитәкчесе Комил Сираҗетдинов, агач йортлар салу белән шөгыльләнүче ассоциация рәисе Евгений Гаврилов һәм башкалар мунча мәдәнияте, бу тармактагы эшкуарлык турында җентекле сөйләде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең чыгышы да кызыклы булды. Медицина фәннәре кандидаты, "Helociti" косметология клиникасы баш табибы Айгөл Ибәтуллина медицина туризмы турында сөйләде. Кытайдан килгән медицина берләшмәсе рәисе Цао Дуни традицион кытай медицинасының көнбатыш медицина практикасыннан бераз аерылуына карамастан, бу ике юнәлешне берләштереп, бер системага салып файдаланырга кирәклеген билгеләде.
Шулай ук бу көнне коллектив чабыну буенча ярыш һәм Русия чемпионаты финалы үтә. Илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган чабындыручылар осталыгын күрсәтә һәм чемпион исеме өчен көрәшә.
“ГастроРәхәт” кулинар фестивале дә үзенә аш-су әзерләү белән профессиональ шөгыльләнүчеләрне һәм барлык тәмлетамакларны җыйды. Миллекләр ярминкәсе дә киң колач алды, биредә, миллекләрдән тыш, төрле мунча кирәк-яраклары да тәкъдим ителә.
Фестивальнең икенче көне дә чараларга бай булачак. Иртәгә биредә чәй яратучылар өчен лекция һәм осталык дәресе үтәчәк. Шулай ук “Чикләүләрсез сәяхәт” лекциясендә “Ломая барьеры” коммерция карамагында булмаган оешма директоры Алина Хәбирова һәм блогер, сәяхәтче Рөстәм Нәбиев белән очрашу көтелә.
Фестивальгә рәхим итегез, дуслар!
Фото: Эльвира Ямалетдинова.