-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июль 2024, 20:15

Эх, мунчасы да мунчасы!

“Рәхәттә” сәламәтлек һәм туризм фестиваленең икенче көнендә дә кунакларга бай программа тәкъдим ителде.

Эх, мунчасы да мунчасы!
Эх, мунчасы да мунчасы!
Дискуссия һәм күңел ачу мәйданчыкларында үзенә күрә җылы атмосфера хакимлек итсә, мунча осталыгы буенча Идел буе федераль округы чемпионатының финалындагы кызулык турында әйтеп торасы да юк. Бүген анда җиңү яулаучы Идел буе федераль округы данын 24 августта Суздаль шәһәрендә узачак Русия чемпионатында яклаячак һәм “Иң яхшы чабындыручы” исеме өчен көрәшәчәк.

Катнашучылар – үзләренең төбәкләрендә җиңү яулаган иң яхшы пар осталары. Шулай, Илдар Шириязданов Казан шәһәреннән килгән. Чабындыручы булып ул ике ел эшли. Фестивальләрдә катнашу тәҗрибәсе дә җитәрлек. “Монда күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Башкаларның эшен күрәсең, судьялар да синең эшеңә бәһа бирә, җитешсезлекләрне әйтә. Тәҗрибә шулай туплана”, - ди Илдар һәм сайлаган һөнәрендә иң мөһиме – кешеләрне ярату, дип исәпли ул.
Александр Жирнов Самарада узган чемпионатта җиңү яулаган, бүген ул Чабаксар данын яклап чыгыш ясый. Бу өлкәдә ул 7 ел эшли, хәзер инде үзенең “Мунча осталыгы мәктәбе” дә бар. Чабындыручы булып эшләүдән тыш, яшь буынны һөнәр осталыгына өйрәтә. Әлеге чемпионатта аның укучысы да катнаша.

Чараның уртасында кайнаучы Уфа шәһәреннән Анастасия Русинова билгеләвенчә, мунча осталыгы буенча чемпионатлар елдан-ел киң колач ала. Ярышташлар зур әзерлек белән килә, күпләренең бу өлкәдә тәҗрибәсе дә зур. Беренче елларда бер үк кешеләр катнашса, хәзер яңа йөзләр күп, аеруча яшьләр зур теләк белән катнаша, ди ул.
Чемпионатның судьясы – Мунча осталыгы буенча Руссия милли мунча ассоциациясе баш судьясы Сергей Нестеров та катнашучыларның югары әзерлеген ассызыклады. Мондый чемпионатның ел саен берничә этапта үткәрелүен һәм анда төрле һөнәр ияләренең катнашуын да билгеләп үтте.

Кыскасы, мунча булгач, кызу була инде. Ә мондагы кызыулыкны ярыш тагын да көчәйтеп җибәрде.
Ике көн дәвамында мунча яратучылар “Фазенда” территориясенә “Рәхәттә” фестивале чикләрендә куелган 30дан артык мунчаның теләсә кайсында парлану, иң оста чабындыручыларның миллек җылысын тою, рәхәтләнеп ял итү, сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге алды.
“Рәхәттә” һәркемгә рәхәт булды!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Эх, мунчасы да мунчасы!
Эх, мунчасы да мунчасы!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: