+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Июля 2024, 13:35

Бер миллион сумын югалткан

Уфада бер хатын биржада акча эшләргә карар кыла һәм миллион сумнан артык акча кертә.

Бер миллион сумын югалтканБер миллион сумын югалткан
Бер миллион сумын югалткан

Беренчел мәгълүматлар буенча, мессенджерларның берсендә гариза бирүче танышу өчен анкета калдырган, аңа ир-ат җавап биргән. Берничә атна дәвамында алар төрле темаларга, тормыш, китаплар турында аралаша. Ниндидер мизгелдә ханым акчасы җитмәве белән уртаклаша. Ир-ат интернет челтәрендә җиңел генә акча эшләп була, ә нәкъ менә үзеңне биржада сынап карарга мөмкин, дип җавап биргән. Аның аңа ярдәм итәчәк танышы бар, имеш. Хатын риза булган.

Берникадәр вакыттан соң аның белән яңа дустының танышы элемтәгә кергән һәм акча эшләү системасын этаплап аңлатырга керешкән. Башта ул үзе күрсәткән кушымталарны йөкләп алган. Аннары, чит кешенең кушуы буенча, шәхси тупланмаларын салган. Аферист аны беренче хезмәт хакы белән котлый һәм скриншотлар җибәрә. Шулай ук ул кредит рәсмиләштерергә киңәш итә, аның шулай тәвәккәлләгән һәм шактый зур суммаларга баеган танышлары күп, имеш. Хатын-кыз остазын тыңлый һәм кредит акчаларын күчерә. Шуннан соң мошенник шалтыраткан һәм шәхси счетында акча булмавын хәбәр иткән һәм ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кушкан. Анда алга таба эшләү өчен тагын акча кертергә кирәк, дип җавап биргәннәр.

Шуннан соң гына хатын үзен мошенниклар алдаганын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Полиция тагын бер кисәтә: әгәр сезгә кыска вакыт эчендә төрле кушымталар ярдәмендә биржаларда уйнап, хезмәт хакын шактый арттырырга тәкъдим итәләр икән - бу мошенниклар. Аларның кушуы буенча эш итәргә ашыкмагыз, финанс зыян китерергә мөмкин булган мондый гамәлләрдән качыгыз.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас