Программаның асылы нәрсәдә?
Яңа программа кеше пенсиясенә өстәмә керем тупласын яисә авыр тормыш хәлендә калган очракта (туендыручысын югалткан яки кыйммәтле дәвалану кирәк булган очракта) ярдәм итәчәк финанс хәвефсезлек мендәрен булдырсын өчен эшләнгән.
Шул рәвешле, тәүге эш итеп сез программага кушылган теләсә кайсы дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) белән озак вакытлы акча туплау килешүе төзисез һәм анда взнослар күчерә башлыйсыз. Аның күләменә һәм вакытына бәйле таләпләр юк: үз исәбегезне кайчан һәм ничә сумга тулыландырырга икәнен үзегез хәл итәсез.
Дәүләттән өстәмә түләү күләме күпме?
Әгәр сез елына кимендә ике мең сум кертсәгез, дәүләттән акчалата бонус алачаксыз. Мәсәлән, сезнең уртача айлык керемегез 80 мең сумнан артмаса, 1:1 исәбеннән өстәмә түләү каралган. Ягъни дәүләт сез ПДСка керткән һәр сумга тагын бер сум өстәячәк. 10 мең сум кертсәгез, исәбегездә 20 мең сум булачак.
Дөрес, дәүләт өстәмәсенең чиге бар ─ ул елына 36 мең сумнан артык булалмый. Шуңа күрә, әгәр сез акчаның иң күп күләмен алырга телисез икән, бу суммадан да ким булмаган күләмдә акча кертергә кирәк. Күбрәк кертергә дә була, әмма дәүләттән бонус 36 мең сум күләмендә калачак. Мисал өчен, 50 мең сум керттегез ди, 50+36=86 мең сум исәптә булачак.
Әгәр сезнең хезмәт хакыгыз 80 мең сумнан 150 мең сумга кадәр тәшкил итә икән, коэффициент үзгәрә һәм 1:2 була: сез керткән һәр ике сумга дәүләт бер сум күчерә. Керемегез 150 мең сумнан артып китәме? Ул чагында сезнең коэффициент ─ 1:4 булачак.
Дәүләт ПДСка кертемнәрне программага беренче кертемнән соң ун ел дәвамында финанслаячак.
ӘЙТКӘНДӘЙ
Әгәр сез 2002 елдан 2014 елга кадәр рәсми рәвештә эшләгән булсагыз, димәк, сезнең пенсия тупланмалары бар. Бу ─ булачак пенсиянең бер өлеше, ул Русия Социаль фондында шәхси пенсия исәбегездә яки НПФта саклана. Аны шулай ук озак вакытлы акча туплау программасына күчерергә мөмкин.
НПФ минем акча белән нәрсә эшләячәк?
Сездән һәм дәүләттән кергән акчаларны фонд, аларны инфляциядән саклау һәм арттыру өчен, инвестицияләячәк. Зуррак керем алу өчен сезнең акчагызны кая салу яхшырак булачагын ул үзе хәл итә. Әгәр дә фонд уңышсыз инвестицияләсә һәм табыш алу түгел, ә зыянга эшләсә, ул үз акчалары исәбенә сезнең югалтуларны капларга тиеш булачак. Программа эшләгән вакытта сез үз акчаларыгызны башка фондка күчерә аласыз, әмма алар иске фондтан яңасына сез НПФны алыштыру турында гариза биргәннән соң биш ел узгач кына күчәчәк. Берьюлы берничә фонд белән килешүләр төзергә дә була, берсе булдыра алмый икән, икенчесе шатландырырга мөмкин.
Гарантияләр нинди?
Сез программага түләүләр керткән вакытта фонд банкротлыкка чыга икән, кертемнәрне страховкалау буенча дәүләт агентлыгы сезгә компенсация күчерәчәк. Дәүләт 2,8 миллион сумга кадәр кертемнәрнең һәм аларны инвестицияләүдән алынган керемнең сакланышын гарантияли. Шулай ук, сез дәүләттән алган акчалар, программага күчерелгән пенсия тупланмалары һәм алар буенча инвестиция кереме тулысынча кайтарылачак. Әгәр саклык акчалары страховкаланган суммадан күбрәк булса, фондны гамәлдән чыгаруны көтәргә кирәк булачак, ә бу тиз процесс түгел. Шуңа күрә, әгәр сез 2,8 миллион сумнан күбрәк акча тупларга ниятлисез икән, акчаны төрле фондларга бүлү яхшырак.
Сез даими түләүләр ала башлагач банкротлык була калса, бу очракта акчалар башка фондтан килүен дәвам итәчәк. Гариза язарга кирәкми, Кертемнәрне страховкалау буенча агентлык үзе яңа НПФның атамасын һәм элемтә координатларын хәбәр итәчәк.
Вычет каралганмы?
Сез программага керткән акчалар өчен 13 процент салым чигерүе алырга мөмкин, әмма елына 52 мең сумнан да күбрәк түгел, әгәр сезнең хезмәт хакыгыз 5 миллион сумнан артса, ул чакта салым вычеты 15 процент тәшкил итәчәк, әмма елына 60 мең сумнан да күбрәк булалмый.
Түләүләрне кайчан алырга мөмкин булачак?
Түләү тәртибе сез дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән төзиячәк килешү шартлары белән билгеләнә. Аларны килешү төзегәннән соң 15 ел узгач, яки хатын-кызлар ─ 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән ала башлаячаксыз. Әгәр тупланмаларны иртәрәк алырга уйласагыз, бонуслар, кызганычка каршы, яначак.
Барлык акчаларны вакытыннан алда алып, инвестиция керемен саклап калу ике очракта: әгәр акча авыр чирне дәвалау өчен кирәк булса, яки гаилә туендыручысын югалткан очракта гына мөмкин булачак.
Түләүләр гомерлеккә исәпләнергә дә мөмкин (айлык сумманы исәпләү өчен фонд фаразланган гомер озынлыгы күрсәткечен кулланачак), билгеле бер срокны сайларга да була, мәсәлән, 10 ел, әгәр акча бик күп тупланмаган булса, бөтен сумманы берьюлы алырга да рөхсәт ителә.
Тупланган акчалар мирас булып күчәме?
Әгәр дә кеше әле кертемнәрне эшләгән генә икән, программадагы исәптән барлык акчалар аның законлы варисына күчәчәк, аны килешүдә күрсәтергә мөмкин. Варис сыйфатында туганнар гына түгел, теләсә кем була ала. Әгәр программада катнашучы фондтан акча ала башлаган булса, ул сайлаган түләүләр вакыты мөһим роль уйнаячак. Бу билгеле бер еллар булганда, исәптә калган барлык сумма варисларга тапшырыла. Гомерлек түләүләр очрагында саклык акчалар мирас итеп бирелми.