+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 июль 2024, 03:15

Зыян күргән төбәкләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Республика Башлыгы Радий Хәбиров соңгы көннәрдә булган су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча берничә йөкләмә бирде.

Зыян күргән төбәкләргә ярдәм күрсәтеләчәкЗыян күргән төбәкләргә ярдәм күрсәтеләчәк
Зыян күргән төбәкләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы, Батырлык ордены һәм “Батырлык өчен” медале кавалеры Оскар Ситдыйков Президентның “Геройлар вакыты” кадрлар программасында катнаша. Хәрби хезмәткәрнең остазы ─– республика Башлыгы Радий Хәбиров. Әле Оскар Ситдыйков Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә стажировка үтә.

“Программа СВОда катнашучы хәрбиләрне һөнәри үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Бездә кадрлар программасында өч кеше катнаша. Аларның берсе ─ Оскар Ихтибар улы Ситдыйков, майор, хәрби разведчик. Ул безнең белән икенче атна эшли. Миңа аның остазы булу – зур мәртәбә. Оскар Ихтибар улы киләчәктә үзенең тормыш юлын үзе билгеләячәк”, ─– диде Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә.

Башкортстан Башлыгы Оскар Ситдыйковка Шәйморатов орденын тапшырды. “Минем өчен мондый югары бүләкне нәкъ менә Башкортстан Башлыгы кулыннан алу ─ зур дәрә­җә, ─– диде Оскар Ситдый­ков. –─ Радий Хәбировка туган ягыма кай­тырга ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтәсем килә. Мин 2007 елдан бирле Русия буйлап йөрим һәм якыннарым, туганнарым янына әйләнеп кайтасым килә иде, Радий Фәри­тович миңа ул хыялымны тормышка ашырырга уникаль мөмкин­лек бирде”.
Чарада “Башкортостан” мотоукчылар полкы командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары, подполковник Рөстәм Шәһабетдинов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.

Бүләкләнүче искәртү­енчә, бер ел элек, 29 июньдә, Радий Хәбиров полкка Сугышчан байрак тапшырган ─– бу көн полкка нигез салу датасы булып санала. Подполковник белдерүенчә, полкның 870 кешесе дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. Алар арасында үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнүчеләр дә бар. 900дән артык яугир ведомство бүләкләренә лаек булган. Республика медальләре һәм орденнары белән бүләкләү буенча берничә чара СВО зонасында узган.

Башкортстан Башлыгы СВОда булган сугышчыларның туганнары белән очрашу барышында аларның якыннарының Ватанны саклаучылар исәнлеге өчен дога кылулары өчен чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә билгеле бер вакыт бүлеп бирүне соравын белдерде. “Минемчә, бу ─ акыллы фикер. Хәзер рухи тормы­шы­бызның мөһим өлеше ─– яугирләре­безнең сәламәтлеге өчен һәм әрвахлар рухына дога кылу”, ─– дип ассызыклады Радий Хәбиров. Ул кешеләрнең мондый үтенеченә мөнәсәбәтен, аларга ярдәм итәргә әзерлеген ачыклау өчен респуб­ликаның рухи лидерлары белән консультацияләр үткәрергә кушты.

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эше берьюлы бөтен юнәлешләр буенча алып барыла. Бу хакта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерде. Аның сүзләре буенча, СВОда катнашучыларның 5396 баласы бүген балалар бакчаларына бушлай йөри, 5-11нче сыйныфларда укучы 6692 бала –─ мәктәпләрдә, шулай ук, колледж укучылары бушлай туклана, 2629 сабый балалар лагерьларында ял иткән, 4336 бала түгәрәкләргә бушлай йөри, 1519 бала шифаханә-курорт дәвалануы алган. Моннан тыш, шифаханәләр махсус хәрби операциядә катнашучы 3859 кешене һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул иткән.

“Агымдагы елның июненнән аерым категория гражданнарны, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилита­ция­ләүгә 52,5 мең сум номиналлы сертификатлар бирә башладык. Бүгенгә мондый сертификатлар белән 18 кеше тәэмин ителгән. Махсус операциядә катнашучылар, шулай ук, Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсенең аерым контролендә тора һәм өстен­лекле тәртиптә реабилитацияләүнең кирәкле техник чаралары белән тәэмин ителә”, – диде Ленара Иванова.

Башкортстанның берничә районы һәм ашыгыч хезмәт вәкилләре өчен соңгы көннәр, яңгыр сулары ташкыны нәтиҗәсендә, шактый киеренке булды. Радий Хәбиров район территорияләрендә су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча берничә йөкләмә бирде. Төбәк җитәкчесе муниципалитетлар җитәкчеләренә, идарә командаларына һәм коткаручыларга ─ хезмәтләре, халыкка сабырлыгы һәм түземлеге өчен рәхмәт белдерде.

Шул ук вакытта су басудан зыян күргән Урал аръягы районнары башлыклары Радий Хәбировка инфраструктураны тергезүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Республика җитәкчесе Хөкүмәткә ике атна эчендә эшләр исемлеген төзергә һәм финанслауны билгеләргә кушты.

Агымдагы елда Башкортстанда 31 мәктәп бинасына комплекслы капиталь ремонт ясала һәм алар укыту чаралары белән җиһазландырыла. Ремонт эшләренең төп күләме –─ 1 сентябрьгә, ә тулы күләме 20 декабрьгә кадәр тәмамланачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

Проектны гамәлгә ашыруга быел барлыгы 1,8 миллиард сум акча бүленгән, шул исәптән 1,48 миллиард сум – ─федераль һәм 282,6 миллион сум Башкортстан бюджетыннан. Министрлык алып барган атналык мониторинг мәгълүматлары буенча, барлык эшләр элек расланган план-график нигезендә башкарыла. Берьеллык циклдагы 6 объект буенча уртача төзелеш әзерлеге –─ 70,5 процент, киләсе елның 1 сентябренә кадәр тапшырылырга тиешле ике еллык цикл объектлары буенча төзелеш әзерлеге 38 процент тәшкил итә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас