Башкортстанда бу фестиваль быел өченче тапкыр үткәрелә һәм елдан-ел популярлаша бара. Быел ул тагын да зуррак колач алды: бирегә Русиянең төрле төбәкләреннән, Үзбәкстан, Белоруссия, Төркия, Кытай һәм башка илләрдән 500дән артык белгеч катнашты. Ә кунаклар саны 6 мең кешегә җитте.
Бай программа
“Рәхәттә” проекты туризм һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы экспертларны берләштерде. Ике көнлек фестивальнең программасы да бик бай булды: мунчада дөрес чабыну, сәламәт туклану, чәй кайнату, скандинавия йөреше, нейробика һәм башкалар буенча осталык дәресләре үтте. Төрле юнәлештәге дискуссион һәм күңел ачу мәйданчыклары эшләде. Шулай да, төп игътибар быел бизнес, сәламәтлекне кайгырту, социаль өлкәгә юнәлтелде. Гомумән, быел медицин өлкәсенә кагылышлы бик күп актуаль мәсьәләләр күтәрелде, төп басым безнең төбәктә халыкара туризмны үстерү, шулай ук Русия төбәкләре һәм чит илләр арасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә ясалды.
“Ял философиясе: Сәламәтлек. Матурлык. Танып белү” дип аталган пленар киңәшмәдә сүз туризм үсеше мәсьәләләре турында барды.
Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко, чараны ачып, яңа туристик нокталарның төбәк үсешендә мөһим роль уйнавын билгеләде. Әлеге фестиваль йомшак урыннарыбызны да, көчләрне кайда юнәлтергә кирәклеген дә күрсәтәчәк, диде министр һәм “СберАналитика” мәгълүматларына тукталып үтте. Төбәгебезгә елына 2,5 миллион турист килә. Бу – бик зур сан. Бүген төп бурыч – туристлар өчен яңа нокталар ачу.
– “СберАналитика” мәгълүматлары буенча, Башкортстан туризм буенча Идел буе федераль округында – өченче, Русиядә – 13нче урында. Киләчәккә 10 төбәк арасына керү бурычы куела. Соңгы елларда гына республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән: Бөрҗән районында – “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексы, Ишембай районында – “Торатау” этнокомплексы, Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее кебек туристик урыннар ачылды. Алар киләчәктә тагын да үсешәчәк, – диде Зөһрә ГОРДИЕНКО.
Без дә җәй генә түгел, кышын да да бик яхшы итеп ял итәргә мөмкин. 14 тау-чаңгы курорты бар! Сәнәгать туризмы да үсешә, дип билгеләде Зөһрә Мәүлетбай кызы һәм биредә утырган төзелеш оешмалары җитәкчеләрен дә туризм юнәлешендә берләшеп эшләргә чакырды.
Пленар киңәшмәдә “ЧистоТоп” мунча индустриясенең халыкара премиясен оештыручы Татьяна Печорская, “Лужники” аквакомплексы директоры Владимир Иоффе, мич җиһазлары җитештерү предприятиесе җитәкчесе, “Урыс пары мәктәбе”нә нигез салучы Денис Вахов, дөрес чабыну белгече, “Василий Ляховның мунча мәктәбе”нә нигез салучы Василий Ляхов, “Башкортстанның шәһәр мунчалары” җәмгыятенең проект җитәкчесе Илья Рәхимгулов, “Хазина Тур” фирмасы җитәкчесе Комил Сираҗетдинов, Агач йортлар салу белән шөгыльләнүче ассоциация рәисе Евгений Гаврилов һәм башкалар мунча мәдәнияте, тармактагы эшкуарлык турында җентекле сөйләде. Медицина фәннәре кандидаты, “Helociti” косметология клиникасы баш табибы Айгөл Ибәтуллина үзенең чыгышында медицина туризмына тукталды. Кытайдан килгән медицина берләшмәсе рәисе Цао Дуни, традицион кытай медицинасының көнбатыш медицина практикасыннан бераз аерылуына карамастан, бу ике юнәлешне берләштереп, бер системага салып файдаланырга кирәклеген билгеләде.
Мунча туризмы популярлаша
Ике көн дәвамында төрле юнәлештәге секцияләр эшләде. “Термотерритория. Мунча бизнесы төзеп, ничек плюска чыгарга?” дип аталган секциядә бу өлкәдә зур тәҗрибәсе булган эшкуарлар чыгыш ясады һәм мунча һәр шифаханә яки отельдә булырга тиеш, дип билгеләде, чөнки алар халыкны җәлеп итә.
Бу көнне фестиваль чикләрендә “Фазенда” биләмәсендә 30дан артык мунча урын алды. “Заманча мунча комплекслары. 2024 ел трендлары һәм инновацияләре” секциясендә Русиянең иң эре мунча комплексларына нигез салучылар тәҗрибә уртаклашты.
Югарыда атап үтелгән секцияләрнең модераторы – мунча осталыгы буенча Русия Милли мунча ассоциациясенең баш судьясы Сергей Нестеров билгеләвенчә, мунча яратучылар елдан-ел арта, шуңа “Мунча туризмы” үзе бер юнәлеш буларак та җәлеп итәчәк. Әлеге тема буенча аерым бер секция эшләде, анда сүз, башлыча, заманча мунчаларны дөрес төзү һәм җиһазландыру турында барды.
Миллек исе таралды
Ялны мунчасыз күз алдына китерү авыр. Мунча – ул сәламәтлек. Шуңа фестиваль чикләрендә коллектив чабындыру буенча Русия чемпионаты финалы һәм мунча осталыгы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты үтте.
Коллектив чабындыру буенча ярышта катнашучыларның берсе – Александр Ларионов Төмән шәһәреннән килгән. Чабындыручы булып ул 4 ел эшли. Ярыш шартлары буенча, 15 минут эчендә күбрәк кешене чабындырып, аларның һәрберсенең йөгәгенә юл табарга кирәк, ди ул. Бу чемпионатта 9 кеше үзенең көчен сынады.
Икенче көнне мунча осталыгы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты үтте. 7 кешенең берсе - җиңүче 24 августта Суздаль шәһәрендә узачак Русия чемпионатында катнашачак һәм “Иң яхшы чабындыручы” исеме өчен көрәшәчәк.
Катнашучылар – үзләренең төбәкләрендә җиңү яулаган иң яхшы пар осталары. Шулай, Илдар Шириязданов Казан шәһәреннән килгән. Чабындыручы булып ул ике ел эшли. Фестивальләрдә дә катнашу тәҗрибәсе дә җитәрлек. “Монда күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Башкаларның эшен күрәсең, судьялар да синең эшеңә бәһа бирә, җитешсезлекләрне әйтә. Тәҗрибә шулай туплана”, - ди Илдар һәм сайлаган һөнәрендә иң мөһиме – кешеләрне ярату, дип исәпли ул.
Александр Жирнов Самарада узган чемпионатта җиңү яулаган, бүген ул Чабаксар данын яклап чыгыш ясый. Бу өлкәдә ул 7 ел эшли, хәзер инде үзенең “Мунча осталыгы мәктәбе” дә бар. Чабындыручы булып эшләүдән тыш, яшь буынны һөнәр осталыгына өйрәтә. Әлеге чемпионатта аның укучысы да катнаша.
Чемпионатның судьясы – Мунча осталыгы буенча Руссия милли мунча ассоциациясе баш судьясы Сергей Нестеров та мунча госталыгы буенча чемпионатларның елдан-ел зур колач алуын һәм катнашучыларның югары әзерлек белән килүен ассызыклады. Кыскасы, мунча булгач, кызу була инде. Ә мондагы гы кызыулыкны ярыш тагын да көчәйтеп җибәрде.
Ике көн дәвамында мунча яратучылар “Фазенда” территориясенә “Рәхәттә” фестивале чикләрендә куелган 30 дан артык мунчаның теләсә кайсысында парлану, иң оста чабындыручыларның миллек җылысын тою, рәхәтләнеп ял итү, сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге алды.
Шифаханәләр белән дан тотабыз!
Республика төрле шифаханәләре белән дә дан тота. Биредә республика халкы гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән килеп тә сәламәтлеген ныгыталар. “Рәхәттә” фестивалендә дә аларның һәммәсе зур бер мәйданга җыелып, үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды, җитештерелгән продукцияне тәкъдим итте. Фестивальдә катнашучылар “Сәламәт офыклар. Башкортстан шифаханәләрендә сәламәтләндерү һәм гармония” дип исемләнгән секциядә дә катнашып, бик файдалы мәгълүматлар алды. Секция эшендә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының унитар предприятиеләр һәм хуҗалык оешмалары идарәсе начальнигы Ләйсән Измайлова, “Ассы” шифаханәсенең ял бүлеге начальнигы Миңлегөл Дилмөхәммәтова, “Зеленая роща” шифаханәсе табиб-терапевты Венера Мусина, “Танып” шифаханәсе медицина бүлегенең сервис хезмәте буенча директор урынбасары Илдар Зиннәтуллин, “Яктыкүл” шифаханәсе акушер-гинекологы Дилә Иргалина, “Янгантау” шифаханәсенең медицина бүлеге начальнигы Изольда Кәримова чыгыш ясадылар.
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары 15 шифаханәдә дәвалана ала. Мондый мөмкинлек бер тапкыр бирелә. Бүгенге көндә СВОда катнашучыларның сайлау мөмкинлеге дә бар: дәвалану курсын үзләре генә дә үтә, шулай ук, бу хокукны якыннарына да бирә ала.
Күңелле дә, файдалы да!
Фестивальгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр дә килде. Алар өчен аерым осталык дәресләре һәм башка чаралар оештырылды. Табигатебез искиткеч матур һәм аны барлык кешеләргә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә күрсәтү мөһим. Моны ничек тормышка ашырырга? Бу сорауга “Ломая барьеры” коммерция карамагында булмаган автоном оешма директоры Алина Хәбирова җавап бирде
Фестивальнең барлык мәйданчыкларын урап чыгу бер көндә генә мөмкин түгел иде. Бирегә килгән һәркем үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль тапты. Кемдер – мунча керде, кемдер – концерт карады, чәк-чәк яки вак бәлеш ашау буенча чемпионатларда да катнашырга мөмкин булды. “ГастроРәхәт” кулинарлар фестивале дә аш-су әзерләү белән профессиональ шөгыльләнүчеләрне һәм барлык тәмлетамакларны җыйды.
Үлән җыючылар форумы чикләрендә аларны җыю, әзерләү, эшкәртү, саклау, ташу, маркировкалау мәсьәләләре каралды. Белгечләр бизнеста бу юнәлешнең мөһимлеген һәм аны үстерү юллары турында сөйләде.
Миллекләр ярминкәсе дә киң колач алды.
Гомумән, “Рәхәттә” фестивале күңел ачу гына түгел, медицина, турмизм һәм мунча индустриясендәге лидерлар катнашлыгындагы профильле секцияләр һәм дискуссия мәйданчыклары эшен күз уңында тотучы эшлекле программаcы белән дә кунакларның күңеленә хуш килде. Анда бихисап чит ил кунакларының катнашуы фестивальнең әһәмияте турында сөйли. Димәк, “Рәхәттә” фестивале республикада, туризмны үстерү белән беррәттән, тышкы икътисади элемтәләрне ныгыту өчен дә зур мөмкинлекләр ача.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Автор фотолары.