Башкортстанда мобиль кушымтадан 150 меңгә якын кеше файдалана.
Кушымтаның төп бурычы - күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең идарәче компанияләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итү. Бу платформа ярдәмендә халык торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли, онлайн режимда милекчеләрнең гомумйорт җыелышларын үткәрә ала. Система күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә, шул исәптән торак мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның эшенең ачыклыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Хәзер "Дәүләт хезмәтләре. Йорт" мобиль кушымтасы аша ЖКХ өчен комиссиясез түләргә һәм исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен тапшырырга мөмкин.
Сервис ярдәмендә милекчеләр:
счетчик күрсәткечләрен тапшырырга,
торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез (СБП аша) түләргә,
гомумйорт җыелышында онлайн катнашырга,
капиталь ремонт эшләре графигы һәм идарәче оешмаларның хисаплары белән танышырга мөмкин.
Кушымтада "Дәүләт хезмәтләре" порталында расланган аккаунт аша авторизацияләнергә мөмкин. Күчемсез милек, исәпләү приборлары һәм счетлар турындагы мәгълүмат автомат рәвештә йөкләнәчәк. Мәгълүмат булмаса, гариза бирергә мөмкин һәм идарәче оешма мәгълүматны актуальләштерә.
Кушымта торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы («ТКХ ГИС») базасында төзелгән.
"Дәүләт хезмәтләре.Йорт"ны йөкләү түбәндәге сылтамалар буенча мөмкин:
iOS өчен: https://apps.apple.com/ru/app/госуслуги-дом/id1616550510
Android өчен: https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.sigma.gisgkh&hl=ru&gl=US