Анда Совет әгъзалары, төбәкнең традицион конфессияләренең дини лидерлары, иҗтимагый оешмалар, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.
Утырышның көн тәртибендә - төбәк территориясендә чит ил гражданнары белән эшләүне оештыру мәсьәләләре. Башкортстан Башлыгы республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калуга зур игътибар бирелүен ассызыклады.
- Башкортстан һәрвакыт милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә тотрыклылык, тынычлык һәм татулык территориясе булды һәм булып кала, тугандаш бердәмлек һәм дуслыкны ныгыту үрнәге ул, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Безнең республика актив үсештә. Без яңа төзелешләр, инвестпроектлар эшләтеп җибәрәбез. Шуңа күрә, әлбәттә, кадрлар ресурсларына, шул исәптән хезмәт мигрантларына ихтыяҗ бүген югары.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, Башкортстанга укырга яки эшкә килгән чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни яраклаштыруга системалы якын килү мөһим.
- Федераль дәрәҗәдә миграция сәясәте юнәлешен җайга сала торган заманча норматив хокукый база булдырылды. Безнең бурыч - урыннарда нәтиҗәле эш оештыру. Беренче чиратта, чит ил гражданнарын төбәктәге яшәү, уку һәм эшләү шартларына социаль һәм мәдәни адаптацияләүне тәэмин итәргә, - диде Радий Хәбиров. - Без Русия җәмгыятендә үз-үзен тотыш нормаларына кабул ителгән урыс телен уңышлы үзләштерү, аларда хокукый аң һәм хокукый культура формалаштыру, традицион Русия рухи-әхлакый кыйммәтләренә күнектерү өчен тулы канлы шартлар тудырырга тиеш. Бу алымнарга таяну белән мигрантларга карата үз эшебезне төзергә тиеш тә.
Утырышта катнашучылар чит ил гражданнары белән багланышлар өлешендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төрле аспектлары турында фикер алыштылар. Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов үз докладында социаль һәм мәдәни адаптация мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.
- Чит ил хезмәткәрләре республика үсешенә, аның икътисадының тотрыклы эшләвенә зур өлеш кертәләр. Шул ук вакытта без җәмгыятьтә тискәре кәефләр артуын һәм мигрантларның үз-үзләрен тотышын канәгатьсезлек белән билгеләп үтәбез, - диде Азат Бадранов.
Әлеге бурычны хәл итү кысаларында Азат Бадранов республика башкарма власть органнарын миграция сәясәтенең конкрет юнәлешләренә беркетергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта урындагы дәрәҗәдә дә шундый ук муниципаль программалар эшләргә кирәк.
Тагын бер башлангыч - чит ил гражданнарының социаль һәм мәдәни адаптациясендә катнашучы коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү. Радий Хәбиров бу тәкъдимне хуплады һәм мондый проектларның Башкортстан Башлыгы грантларын социаль юнәлештәге коммерция карамагында булмаган оешмалар өчен алуга дәгъва кылуын билгеләде.
Башкортстан буенча эчке эшләр министры урынбасары Евгений Полтавец төбәктәге мигрантлар белән бәйле криминоген хәл турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, республикада барлыгы 83 мең чит ил гражданы миграция исәбендә тора. Алар катнашында кылынган хокук бозулар өлеше төбәк территориясендә җинаятьләрнең гомум санының нибары 0,6 процентын тәшкил итә.
Утырышта шулай ук республиканың дин җитәкчеләре - Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-ислам Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы төбәк нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәд Таҗетдинов һәм Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур Биргалин чыгыш ясады. Алар билгеләп үткәнчә, мигрантларның күбесе республикага мөселман илләреннән килә. Шуңа күрә дини-агарту эшчәнлегенә, шулай ук мигрантларны мәдәни көн тәртибенә кертү мөһим.
Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Уфада яңартылган Халыклар дуслыгы йортын төзү башлангычы белән чыкты. Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә һәм төбәк башкаласы хакимиятенә учреждение проекты һәм аны урнаштыру буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
- Без берничә ел Халыклар дуслыгы йортын төзү турында сөйлибез. Әйдәгез, шундый карар кабул итик. Ай дәвамында яңартылган учреждение проекты буенча тәкъдимнәр кертергә кирәк. Монда төрле вариантлар булырга мөмкин, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Бу мәйданчыкны безнең милли-мәдәни автономияләр үз эченә алуы, конфессияара һәм милләтара дуслыкның чын үзәгенә әверелүе мөһим.
Шулай ук утырышта Башкортстан Башлыгы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның Эксперт комиссиясе составы расланды.
Радий Хәбиров Совет әгъзаларына конструктив фикер алышулары өчен рәхмәт белдерде һәм милләтара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фото: glavarb.ru