+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 август 2024, 06:22

Тынгысыз җитәкче һәм ярдәмчел остаз булды

Күренекле галим Рәзит Нурлыгаяновның вафатына – бер ел.

Тынгысыз җитәкче һәм ярдәмчел остаз булдыТынгысыз җитәкче һәм ярдәмчел остаз булды
Тынгысыз җитәкче һәм ярдәмчел остаз булды

Төгәл бер ел элек Башкортстанның фәнни җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, күренекле галим, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, “Кызыл таң” гәзитенең якын дусты һәм актив авторы Рәзит Баязит улы Нурлыгаяновның гомере вакытсыз өзелде.

Рәзит Нурлыгаянов 1961 елда Илеш районының Исәмәт авылында туган. Югары Яркәй урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, аның хезмәт эшчәнлеге “Урожай” колхозында башлана. 1979-84 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында белем ала, аннары агроном булып эшли башлый, хуҗалыкларда партия оешмасы секретаре вазыйфасын башкара. 1986 елда Рәзит Нурлыгаянов Илеш районы партия комитеты бюросы тәкъдиме белән “Урожай” колхозы рәисе итеп сайлана.

Яшь җитәкче хуҗалыктагы һәр тармакта шул чордагы иң яңа технологияләрне кертүгә һәм эшне фәнни нигездә оештыруга зур көч сала, районда үзен аграр тармак эшчәнлеген яңа шартларда оештыручы итеп таныта.
“Урожай” колхозын үзгәртеп кору 1992 елда башлана. Аның беренче этабы Русия Президенты һәм Хөкүмәтенең җир реформасы, колхоз һәм совхозларны үзгәртеп кору турындагы 1992 елгы Указлары нигезендә үткәрелгән. Алга таба илебез тирән үзгәрешләр кичерде: Русия Феде­рациясенең яңа Конституциясе, агро­сәнәгать комплексын реформалау буенча Хөкүмәт карарлары кабул ителде.

Ул елларда Рәзит Нурлыгаянов узган гасырның 80нче елларыннан башлап авыл хуҗалыгы статистикасы күрсәткечләре системасына, 1997 елда колхоз җитештерүе буенча икътисади күрсәткечләргә җентекле анализ ясаган. Ул ачыклавынча, автопарк коллективы, төзелеш цехы, терлекчелек тармагы елны зур югалтулар белән тәмамлаган. Шулай итеп, Рәзит Баязит улы түбәндәге нәтиҗәгә килгән: “Алга таба болай яши дә, эшли дә алмыйбыз. Мәсьәләләрне үз көчебез белән хәл итү юлларын табарга, терлекчелек производ­ствосының кимүен туктатырга, барлык зыянны каплатырга тиешбез. Милеккә, җиргә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк”.

Туксанынчы еллар башында колхоз үсемлек­челектә яңа селекция үрнәкләрен сынау буенча фәнни тәҗрибә мәйданына әверелә. 1993 елда биредә БДАУның җитештерүдәге үсемлекчелек кафедрасы оештырыла. Фәнни тикшеренүләр нәтиҗә­ләре буенча Рәзит Нурлыгаянов Казанда фән кандидаты диссертациясен яклый.

2006 елда Рәзит Нурлыгаянов эшчән­леген Кемерово өлкәсендә дәвам итә. Анда ул башта Прокопьевск районындагы “Октябрьский” җәмгыяте директоры итеп тәгаенләнә, аннары район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Чит өлкәдә дә галим буларак фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Бер үк вакытта “Россельхоз­ака­демия”нең Себер институтында бүлек мөдире булып эшли. Ә 2007 елдан ул – Кемерово дәүләт авыл хуҗалыгы институты профессоры. 2013-15 елларда ул фәнни-гамәли конференцияләр оештырып, ил дәрәҗәсендә дә аграр галим буларак киң танылу ала.

2016 елда Рәзит Нурлыгаянов туган ягы Башкортстанга кайтты һәм аграр университетта профессор вазыйфасында эшли башлады. Ул – егермедән артык монография һәм китап, 500дән күбрәк фәнни мәкалә авторы. Ул, шулай ук, дистәгә якын фән кандидатын әзерләп, респуб­ликаның фәнни куәтен үстерүгә зур өлеш кертте.

Якташлары, хезмәттәшләре һәм туганнары Рәзит Баязит улын зур ихтирам һәм җылылык белән искә ала.

Тәнзилә Ханова, Иске Күктау авылы урта мәктәбе укытучысы:
Рәзит Баязит улына мин 6нчы сыйныфта әдәбият укыттым. Ул актив, тырыш укучы булды. Дәрес материалларын игътибар белән тыңлап, кызыксынып сораулар бирә, һәр дәрескә яхшы әзерләнеп килә иде. Аеруча бер дәрес истә калган. Кышын соң таң ата, караңгы. Беренче дәрес башлану белән сыйныфта ут сүнде. Барыбыз да ут кабынганын көтәбез, һәм шунда Рәзит әйтә: “Апа, мин сугыш турында күп беләм, чөнки сугыш турында күп укыйм, сөйләсәм буламы?” – диде. Һәм үзенең хикәятен башлады. Балалар һәм мин аны кызыксынып тыңладык, һәм вакыт тиз һәм сиз­дермичә үтеп китте...
Сыйныфташлары һәм иптәшләре Рәзитне хөрмәт итте. Ул бик яр­дәмчел иде. Дәрестә һәрвакыт сыйныфташларының җавапларын тулыландыра иде.
Студент елларында каникуллар вакытында һәрвакыт мәктәпкә килде, укытучылар белән күреште, һәркемгә карата ихтирамлы булды. Мәктәптә укучылар белән очрашканда, Рәзит мавыктыргыч итеп туган җиребез турында сөйли иде. Ә колхоз рәисе булып эшләгән елларда Рәзит Баязит улы мәктәп белән тыгыз элемтәдә торды, һәрвакыт матди ярдәм күрсәтте.

Илшат Нуриев, 1992-99 елларда “Урожай” колхозының баш бухгалтеры:
Разит Баязит улы хуҗалыкның икътисадын ныгытуга зур өлеш кертте. Бу чорда тармакка икътисади ярдәм кискен кимеде. Үз көчебез белән хәлдән чыгу юлларын табарга кирәк иде. Илнең күп кенә заводлары һәм пред­прия­тиеләре белән үзара партнерлык мөнә­сәбәтләре урнаштырды. “Южарланнефть” төзе­леш өчен торбалар, төрле металлар белән дә ярдәм итте. Колхоз Кама автозаводы белән дә ныклы элемтәләр урнаштырды.
Рәзит Нурлыгаянов Русиянең күп кенә пред­приятие­ләре белән хезмәт­тәшлек урнаштыру юлларын тапты. Колхоз Туймазы бетон ташучы ав­томобильләр заводы, “КамАЗ” автозаводы акционеры булды һәм хуҗалык заводның 10 автомашинасын алды.
Рәзит Баязит улы принципиаль, тынгысыз җитәкче иде. Мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итте.

Хатыны Диләрә Нурлыгаянова һәм балалары:
Рәзитне әбисе тәрбияләгән. Ул, балачакта ялгызлыкны тату сәбәпле, киң күңелле, олы йөрәкле булып үсә, беркайчан да әнисен, әтисен ярдәмсез һәм игътибарсыз калдырмый. Һәр­вакыт ярдәм кулы суза, аның өчен гаилә иң мөһиме була.
Әтиебез – вакыт-вакыт кырыс та булды, бик яхшы киңәшче дә иде. Шул ук вакытта ул – илебезнең барлык поч­макларында дуслар һәм танышлар тапкан шәхес. Ул барыбызны да бертигез яратты, белем бирде һәм зур тормышка чыгарды. Ә соңыннан оныкларын тәрбияләде һәм аларга төрле шәһәрләрне, илләрне, дөньяны күрсәт­те.
Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булды һәм булачак. Яратабыз, сагынабыз, беркайчан да онытмабыз.

Рәзит Нурлыгаянов үзен республика матбугатында талантлы журналист итеп тә танытты. Аның республика һәм район тормышы, туган ягы тарихы, билгеле шәхесләр турындагы язмалары Башкортстан елъязмасын матур сәхифәләр белән тулыландырды.

Рәзит Баязит улы 40 елдан артык “Кызыл таң” гәзите белән аралашып, хезмәттәшлек итеп яшәде, гәзитнең лауреаты булды. Соңгы елларда галим “Кызыл таң” эксперты буларак, язмаларны төпле фикерләре белән баетты.
Рәзит Нурлыгаянов күп һәм өзлексез эшләде. Аның планнары зур иде. Ләкин кинәт авыру һәм кинәт үлем бу планнарны тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде. Аскын районында “Басу көне” республика семинарында катнашкан вакытта авыру аны аяктын екты. Бер ел узды, без аны хәтерлибез һәм аның турындагы якты истәлек безнең күңел­ләрдә мәңге сакланыр.

Фидан Мәрвәров.
Илеш районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас