+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 август 2024, 02:55

Урман янгыннарының 70 процентына кешеләр гаепле

Дәүләт җыелышы-Корылтай “Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Русия Закон чыгаручылар советына алдан карауга җибәрде.

Урман янгыннарының 70 процентына кешеләр гаеплеУрман янгыннарының 70 процентына кешеләр гаепле
Урман янгыннарының 70 процентына кешеләр гаепле

–─ Закон проекты урманнарда янгын хәвефсезлеге өлкәсендәге хокук бозулар өчен административ җаваплылык чараларына кагыла, –─ диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. ─– Бүген мондый хокук бозулар өчен (әгәр сүз җитди хокук бозулар турында бармаса, мәсәлән, янгынга каршы махсус режим шартларында) кисәтү яки штраф рәвешендә җаваплылык каралган. Гражданнар өчен штраф күләме 15 меңнән 30 мең сумга кадәр тәшкил итә. Күрүебезчә, кисәтү рәвешендәге минималь җәза белән штрафның югары планкасы рәвешендәге максималь җәза арасында аерма зур. Ул йогынты ясау чарасын сайлауны катлауландыра һәм җәза билгеләгәндә субъектив карау өчен алшартлар тудыра. Без Административ хокук бозулар турында кодексның 8.32 мәддәсенә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итәбез: кисәтүне административ йогынты чарасы буларак бетерергә һәм бер үк вакытта гражданнар өчен штрафның түбәнге бусагасын 15 мең сумнан 5 мең сумга кадәр киметергә.

Парламент спикеры сүзләренчә, законны кабул итү хокук бозуның һәм җәзаның туры килүен (соразмерность) тәэмин итәчәк һәм җаваплылык чарасын сайлаганда объектив булырга ярдәм итәчәк.

─ Урман янгыннарының 70 процентына кешеләр гаепле. Шуңа күрә административ йогынты чаралары ахыр чиктә тулаем урман янгыннары санын киметергә тиеш, ─– диде Константин Толкачев. –─ 2021 ел “антирекорд” куйды: ул чагында бөтен ил буенча ут 18 миллион гектар урманны ялмады. Узган ел вәзгыять, соңгы биш елдагы белән чагыштырганда, күпкә тынычрак булды, шуңа карамастан, янгыннар 4,6 миллион гектар урманны юк итте. Зыян күләме елына уртача 20 миллиард сум белән бәяләнә. Халык арасында аңлату эшләре алып бару һәм хокук бозучыларны гадел җаваплылыкка тарттыру – урман янгыннарын кисәтүнең мөһим өлеше.

Проект Закон чыгаручылар советының Законнар чыгару эшчәнлеген координацияләү һәм законнар мониторингы буенча комиссиясенә җибәрелгән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас