- Чын дөресен әйт әле, кайсы әтиеңне ныграк яратасың? – дигән аңа алып баручы.
- Андый сорау булырга мөмкин түгел, – дип каршы төшкән Гөлназ Асаева. – Аларның берсе мине якты дөньяга китерде, шуның өчен мин аңа зур рәхмәтлемен. Икенчесе мине үз кызыдай якын итеп карап үстерде. Мин аларны берничек тә аера алмыйм. Алар икесе дә минем өчен кадерле, – дигән ул.
Әтиләреннән алган сыйфатлары турында Гөлназ: «Рөстәм әти турысын бәреп әйтә торган кеше түгел. Әкренләп, җайлап кына аңлата, конфликтларга керми. Ләкин бик гадел. Аннан шул сыйфатны алганмындыр. Һәм тышкы кыяфәтем белән дә мин – әтинең копиясе.
Фәдис абый – чын ир кеше. Ул турысын әйтә, боргаланып тормый. Мин дә шул ягым белән аңа охшаганмын», – дип сөйләгән Гөлназ.
Фото: Гөлназ Асаеваның шәхси архивыннан.